Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Һәркемгә файда китерәчәк

Районга яңа җиһаз кайтты.

Республикада 2024 елга кадәр милли проектлар эшкә җибәрелде һәм аның анык максатлары, этаплары, башкару сроклары билгеләнде.
Заман мәктәбе
«Заман мәктәбе» федераль программасында безнең районнан «Үсеш ноктасы» үзәге төзелгән өч урта мәктәп: Николо-Березовка, Яңа Кабан һәм Куян мәктәпләре катнаша.
Информатика, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, технология кабинетлары өчен җиһазлар сатып алуга - 1 млн 600 мең сум һәм ремонт эшләре өчен 1 млн сумнан артык акча бүленгән. Мәсәлән, Яңа Кабан мәктәбендә информатика, тормыш хәвефсезлеге нигезләре кабинетларын һәм проектлар өстендә эшләү бүлмәләрен ремонтлау өчен муниципаль бюджеттан 300 мең сумнан артык акча бүленгән дә инде. Мәктәптә тулы куәтенә кабинетларда «Үсеш ноктасы» үзәген ачарга әзерлек бара.
Эш өчен заманча җиһазлар, укытучылар өчен махсус ноутбук, фотоаппарат, планшет, квадрокоптер, виртуаль шлемнар, технология буенча күп функцияле инструментлар, шахмат уйнарга өйрәтү өчен комплектлар, тормыш хәвефсезлеге нигезләре өчен төрле тренажерлар сатып алына
Бу проектны 2024 елга районның 13 мәктәбендә кертергә планлаштыралар. Мондый үзәкләрне ачу укучыларга һәм укытучыларга «Технология», «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре», «Информатика» буенча белем бирү программаларын яңа шартларда заманча җиһазлар кулланып үзләштерергә ярдәм итәчәк. Белем бирү оешмалары, шул исәптән мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмаларының үзара ярдәм итешеп эшләве оештырылачак.
Санлы белем бирү мохите
«Санлы белем бирү мохите» төбәк проекты модельле санлы белем бирү мохитен булдыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Әлеге проектта безнең районнан Арлан интернат-мәктәбе катнаша. Аның төп максаты - 2024 елга төрле дәрәҗәдәге югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеге биргән заманча һәм хәвефсез мохит булдыру. Нәтиҗәдә, белем бирү оешмаларының барысы да тотрыклы һәм җитез Интернет белән тәэмин ителәчәк.
Һәр баланың уңышы
«Һәр баланың уңышы» федераль проектының максаты 2024 елга барлык балаларның ким дигәндә 80%ын өстәмә белем бирүгә җәлеп итү юлы белән бар яктан да үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләр өчен 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның һәрберсенә сыйфатлы шартлар тудыру. Әлеге проект юнәлешләренең берсе - республика авылларында урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен шартлар булдыру. Әлеге проект кысаларында спорт залларын ремонтлауга субсидияләр биреләчәк.
Соңгы елларда Яңа Кабан, Никольск, Яңа Бура мәктәпләренең спорт заллары ремонтланды. Ә быел проектта Арлан интернат-мәктәбе катнаша. Анда спорт залын ремонтлау тәмамланып килә.
Балалары булган гаиләләргә булышлык итү
«Балалары булган гаиләләргә булышлык итү» төбәк проектын тормышка ашыру максатыннан «Мәгариф» милли проекты кысаларында мәктәпкәчә белем бирүдә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән эшләүгә зур роль бирелә. Ул ата-аналарга (балаларның законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, методик, консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Әлеге эш районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә оештырылган 18 консультация пунктында алып барыла.
Санап үтелгән проектларның барысы да проект һәм иҗади эшчәнлеккә, балаларның, педагогларның, ата-аталар җәмәгатьчелегенең үз-үзләрен тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә.
Республикада 2019 елның 1 сентябреннән «Канатлан!» белем бирү программасы тормышка ашырыла башлады. Бу төрле юнәлештәге программалар комплексы.
«Канатлан!» программасы кысаларында районның барлык мәктәпләре дә бишкөнлек укуга күчә, бу уңайдан тәрбия эшендә дә яңа юнәлешләр барлыкка килә. Мәсәлән, Николо-Березовка мәктәбендә – «Гаилә кору», ә Куян мәктәбендә - «Сәламәт елмаю» һәм «Интерактив башкорт теле» юнәлешләре.
Сәламәтлек хакына
Агымдагы елның апрелендә «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын төзүне кертеп, балалар сәләмәтлеген саклауны үстерү» төбәк проекты кысаларында Краснокама үзәк район дәваханәсе БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзегән. Һәм аның буенча Куян авылы поликлиникасының балалар бүлекчәсенә ремонт эшләүгә 1 млн сум акча бүленгән.
Майда БР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Кулайлы мохит» программасы буенча 1нче (Николо-Берёзовка) һәм 2нче (Куян) санлы поликлиникалар өчен 1млн 850 мең сум акча бүленгән.
Узган елның декабрендә «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын төзүне кертеп, балалар сәләмәтлеген саклауны үстерү» милли проекты кысаларында федераль бюджеттан УЗИ аппараты, авторефкератометр (күзләрне тикшерер өчен), дефибриллятор (йөрәк эшчәнлеген тикшерә) сатып алуга акча бүленгән. 95 мең сумлык дефибриллятор быел августта алынган.
Читайте нас