Кама таңнары
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2021, 17:25

Нәрсәләр булганын иртәгә интернеттан укып белерсең!

Бераз елмаеп алыйк әле.

– Әнием, урамда кемдер ярдәм сорап кычкыра, чыгып керимме?
– Өйдә генә утыр. Нәрсәләр булганын иртәгә интернеттан укып белерсең!
***
Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән:
— Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?
Шамил:
— Егылдым...
Әнисе:
— Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?
Шамил:
— Ә мин аны салырга өлгермәдем.
***
Бер нәни кыз әнисенә аш бүлмәсеннән кычкыра, ди:
— Әни! Сөт чиләгенә тычкан төшкән!
— Төшсә ни нишләтәсең инде. Алып ташлагансыңдыр бит? — дигән әнисе.
— Юк, тотарга курыктым. Тычканны тотарга дип песине дә чиләккә ташладым.
***
— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә?–дип сораган ди бианасы килененнән.
— Юдым, әни, юмый буламыни! Өч кат сабынлап юдым, – дип җаваплаган килен кеше.
***
Бер хатын күрше карчык янына кергән дә:
–Төшемдә яшь бозау күргән идем, ни булыр икән? — дип сораган.
– Үскәч, сыер булыр,— дигән карчык.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: