Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 март 2021, 09:10

Елгаларыбыз саекмасын

Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә.

Ни өчен нәкъ 14ендә дисезме? Чөнки 1998 елның шушы көнендә дөньяның байтак илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек нәтиҗәләр биргән.
Безнең яклар елга-күлләргә бик бай. Тик еш кына без шул байлыкның кадерен белмибез. Яр буйларында аунап яткан чүп-чар – моның ачык дәлиле. Шул ярларны тазарту буенча өмәләр оештырыла, тик аларның нәтиҗәсе озакка түгел. Нишләптер кеше үзе ял иткән урынын пычратырга ярата. Әйтерсең лә, бу урынга соңгы тапкыр килүе. Ә бит үзеннән соң җыештырып китсә, икенче килүенә яр буе чиста һәм матур булып торыр иде.
Читайте нас: