Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 март 2021, 15:35

Сау бул, кыш!

Район үзәгендә кышны озатуга багышланган бәйрәм булды.

Николо-Березовкада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бик матур һәм бай күңел ачу программасы әзерләгәннәр.
Район мәдәният йорты һәм «Никольский храм» үзәге хезмәткәрләре сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Әкият геройлары барысын да төрле конкурс-уеннарда катнашырга чакырды.
Олылар һәм балалар аркан тартышты, утын кисте, табышмаклар чиште... Тагын да әйлән-бәйлән уйнадылар, иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Сәнгать мәктәбе һәм музей коллективлары теләүчеләр өчен осталык дәресләре оештырды. "Йолдызлык" иҗат үзәге һәм яшьләр эшләре буенча комитет уеннар үткәрде.
Читайте нас: