Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 март 2021, 15:51

Бәйрәмнәрнең милләте юк

Май чабу бәйрәмен татар-башкорт авылларында үткәрү бик гадәти күренеш түгел, әлбәттә. Ләкин соңгы елларда бу йоланы билгеләү кайбер мөселман авылларында да традициягә әверелеп бара.

Менә быел без дә, Яңа Кабан авылында ундүртләп милләт вәкиле яшәвен күз уңында тотып, Май чабу бәйрәменең кайбер нечкәлекләрен балаларга һәм үсмерләргә аңлату, аның килеп чыгу тарихын сөйләү, мавыктыргыч уеннары, гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен “Май чабу һәм Нәүруз” дигән фольклор сәгатькә жыелдык. Әлеге ике бәйрәмне берләштерүебез очраклы түгел, чөнки алар икесе дә март аенда билгеләнә һәм ата-бабаларыбызның яшәү рәвешен чагылдыру белән беррәттән, төрле милләтләр арасында дуслык жепләрен дә ныгыта. Нәүрүз бәйрәмен без берничә ел билгеләп үттек, киләчәктә май чабу бәйрәмен үткәрүне дә традициягә кертербез дип уйлыйбыз.
Әлеге фольклор сәгатендә балалар һәм үсмерләр бу бәйрәмнәр турында кызыклы мәгълүмат туплады, төрле уеннарда катнашты, әйлән-бәйлән уйнады, викторина сорауларына жавап бирде, Масленица, Нәүрузбикә белән очрашты һәм, әлбәттә, тәмле тәбикмәк һәм пәрәмәчләрдән авыз итте.
Фольклор – ул күпкырлы һәм бай милли иҗат, һәр халыкның гүзәл хәзинәсе. Без исә бу хәзинәне онытмаска, өйрәнергә, яшь буынга тапшырырга һәм һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен хөрмәт итәргә тиеш.
Гөлнара ГОМӘРОВА
Читайте нас: