Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 март 2021, 14:30

Канатлы дусларыбызга өй бүләк ит!

9 мартта сыерчык ояларын ясау буенча район конкурсы старт алды.

Ул 1 апрельдә үтәчәк Халыкара кошлар көненә багышлана. Конкурска бер һәм берничә кеше (3 кешегә кадәр) тарафыннан эшләнгән эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Катнашучыларның ничә яшьтә булулары мөһим түгел. Конкурс йомгаклары тантаналы шартларда игълан ителәчәк, һәм сыерчык оялары Николо-Березовка авылының Җиңү паркындагы агачларга куелачак.
Эшләрне районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеена китерергә. Конкурсның Положениесен музейның рәсми сайтыннан һәм социаль челтәрләрдән табарга мөмкин.
Читайте нас: