Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 март 2021, 13:00

Игелекле булырга балачактан өйрәнәләр

Иске Мошты авылы китапханәсендә Изгелекләр көненә багышланган чара узды.

Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек… Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Ә бит алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый.
15 мартта Иске Мошты авылы китапханәсендә үткәрелгән чарада да балалар нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин булуын, изгелекләр кылу авыр-түгелме икәнен, изгелекләр кылырга өйрәнергә кирәкме-юкмы икәнен ачыкладылар. Аннары төрле бәхәсле хәлләргә китерүче сәбәпләрне тикшерделәр, конфликтларны төрлечә чишеп булуын белделәр.
Ә инде китапханәче Рәйсә Солтанова, чараны йомгаклап, әгәр дә һәркем яхшылыклар кылса, дөнья тагы да матуррак, яхшырак булачак, дигән фикерне җиткерде балаларга.
Читайте нас: