Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 март 2021, 10:15

Кызыклы да, файдалы да очрашу

Район хакимияте вәкилләре студентлар белән очрашты.

Башкорт дәүләт медицина университетында студентларның Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, аның социаль сораулар һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева, муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Татьяна Әдиятуллина, район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдертдинов, Яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Ришат Ситдиков белән очрашуы узды.
Очрашу барышында студентларга район тарихы, аның социаль-икътисади үсеше, социаль инфраструктурасы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Сәламәтлек саклау өлкәсе, дәваханәләрдә нинди белгечләр кирәклеге, медицина хезмәткәрләренә тиешле булган ташламалар турында сөйләштеләр.
Үзем студент чагында мин район хакимияте вәкилләре белән очрашуга бер тапкыр гына бармадым. Шулай да беренче тапкыр очрашу нык исемдә калган. Безгә шулай ук район турында сөйләделәр, аның казанышлары белән таныштырдылар, аннары концерт күрсәттеләр. Азактан күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр. Күчтәнәчләр салынган пакетны тулай торакка кайтып ачып җибәргәч бүлмәдәш кызларым аһ иткән иде. Ул байлык безгә бик озакка җитте.
Краснокамада студентларны бик яраталар икән, дип сөйләп йөрделәр соңыннан тулай торакта да, укыган җиремдә дә (ә мин Башкорт дәүләт университетында укыдым). Бу миндә, әлбәттә, зур горурлык хисләре уятты. Укып бетергәч ике дә уйлап тормыйча туган районыма эшкә кайттым һәм туып-үскән җиремдә хезмәт салуымны дәвам итәм.
Фото: https://vk.com/molod_krasnokama_rb
Читайте нас: