Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 март 2021, 16:54

Шаян такмаклар конкурсы

Өлкән буын кешеләренең "Яратам сине, тормыш" район иҗат фестивале кысаларында Кутлинка клубында такмаклар конкурсы үтте.

Олы яшьтә булуларына карамастан, конкурста катнашучылар шаян такмакларны дәртләнеп һәм бар күңелләрен биреп башкарды. Яңа Кабан авыл мәдәният йорты данын яклаган Рәзифә Галина да конкурста мактау грамотасына лаек булды. Аңа баянда Рәсим Төхбәтуллин уйнады - нәтиҗәдә номер югары бәягә лаек булды.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: