Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 март 2021, 16:20

Электрон паспортлар булачак

Чипы булган электрон паспортлар Русиядә 2021 елның 1 декабреннән кертелә башларга мөмкин.

Русия Президентының указ проекты норматив хокукый актлар федераль порталында урнаштырылган. Билгеле булганча, мондый документлар беренче чиратта Мәскәү халкы тарафыннан кабул ителә башлый. Илнең бүтән төбәкләрендә төп документ 2023 елның 1 июленнән дә соңга калмый бирелергә тиеш.
Электрон паспорт - банк картасына охшаган пластик карточка. Документта гражданның фотосы, тулы исеме, туган көне һәм башка мәгълүматлар, шулай ук ​​чип булачак. Бу хуҗаның биометрик һәм башка шәхси мәгълүматларын күрсәтәчәк. Паспортка һәрбер кеше, үз теләге белән шәхси документ булып хезмәт итәчәк мобиль кушымта да урнаштыра алачак.
Кәгазь паспортларны 2024 елга кадәр этаплы рәвештә электрон паспортлар алыштырыр дип көтелә.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: