Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 март 2021, 12:50

Укучыларга – Кырым турында

Район китапханәсенең уку залында урта мәктәп укучыларына тематик кичә барышында Кырым турында сөйләделәр.

2014 елның 18 мартында илебез өчен мөһим вакыйга булды – Кырым Русиягә кушылды, ягъни моңа кадәр Украина составында булган Кырым ярымутравы Русия Федерациясе составына керде.
Укучылар ярымутрауның Госман сугышы чорындагы язмышы һәм 1783 елда Русия составына керүе турында белде. Кырымның Бөек Ватан сугышындагы роленә һәм Севастопольне саклауга аеруча игътибар бирелде. Аннары ярымутрау буенча мавыктыргыч экскурсия булды, аның истәлекле урыннары һәм геогорафик үзенчәлекләре белән таныштылар.
Кичәне алып баручы Александра Суханова чара азагында Кырым турында язылган китапларга кыскача күзәтү ясады.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: