Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 март 2021, 19:28

Яңакабанлылар чираттагы тапкыр кино күрсәтте

Яңакабанлылар ел саен Яңа елга кино төшерә иде. Ләкин коронавирус таралу аркасында узган елда Яңа ел алдыннан бу эшләре ахырына кадәр барып җитмәде.

Әмма соңлап булса да алар "Үзчикләү" дип аталган 45 минутлык киноны барыбер төшереп бетерде һәм халыкка тәкъдим итте.
Бу уңайдан сценарий авторы, кинода төп рольләрнең берсен башкаручы Гөлнара Гомәрова болай диде: "Быел нәрсә күрсәтик икән дип артык баш ватарга да туры килмәде: тема да, идея дә “күктән” төште. “Самоизоляция” (“Үзчикләү”) дигән әлеге картинада Яңа Кабан кешеләренең, бигрәк тә өлкән буынның, карантин, үзчикләү таләпләрен ничек үтәвен, елны ничек уздыруын, дистанцион уку авырлыкларын күрсәтәсебез килде. Дүрт стена эченә бикләнгән шәһәр халкына караганда авыл кешеләренең карантинны җиңелрәк үткәрүен дә ассызыклап үттек".
Яңа Кабан артистлары башкаруындагы әлеге киноны түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://m.vk.com/id312863519?from=profile
Читайте нас: