Ә бит су проблемасы чынлап та бар, дөресрәге, эчәр су булмау яисә аның сыйфаты начар булудан җәфалана кеше. Аннары елга-күлләрнең чисталыгын да бик кайгыртып бармыйбыз. Үзебез шунда чүп-чар ташлыйбыз, яр буенда машина юучылар да юк түгел. Краннан аккан суны да сакчыл тота белмибез. Кайчак тикмәгә дә су агызабыз.
Әлеге көннең дә максаты - эчә торган суның җитмәвенә игътибарны арттыру, су ресурсларының кирәклеген раслау һәм аларны дөрес куллану.
Исәпләүләрдән күренгәнчә, 1 кешегә 1 тәүлеккә 500 л су сарыф ителә икән. 1 кг кәгазь ясау өчен 50-140 л, 1 кг күмер алу өчен 3-5 л, 1 кг корыч кою өчен 20-120 л, 1 кг дөге үстерү өчен 4000 л, 1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк икән.
Тагын да менә шундый саннарга да игътибар итегез әле
2006 елда 1,1 млрд кеше эчә торган чистасуга кытлык кичерә. 2006 елда 2,6 млрд кеше, чиста субулмау сәбәпле, гади санитария хезмәтеннән файдаланудан мәхрүм була. 2006 елда, башка табигатьбәла-казаларына караганда, су басу һәм корылыктан кешеләр күбрәк вафат булган. Галимнәр фикеренчә, төп проблема суҗитмәүдә түгел, ә суны рациональ итеп куллана белмәүдә (исраф итүдә). Иң зур төче су запасы поляр бозларда урнашкан. Дөньядагы төче су запасы Җирдәге барлык су күләменең 3%ын гына тәшкил итә.