Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 март 2021, 14:00

«Сәлам, Республика!»ны карадыгызмы?

Бүген, 23 мартта, Краснокама районы вәкилләре БСТ телеканалының туры эфирында катнашты.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов районның танылган династияләре турында сөйләде.
Краснокама районы башкортлары Корылтае рәисе, Куян мәктәбенең башкорт теле укытучысы Земфира Сәгыйтова Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы кысаларында үткәрелгән чаралар, фольклор һәм йола бәйрәмнәре турында бәян итте.
Үзәк район мәдәният йортының баш методисты Ләйлә Хаҗиева 102 яшен тутырган Миңнур Имамова, районда гамәлгә ашырылган «Өлкән буын» программасы турында сөйләде. Тагын да ул Яңа Каенлык авылында туган Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләймановның шәҗәрәсе белән таныштырды.
Фото: https://vk.com/id411193147
Читайте нас: