Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 март 2021, 17:15

Аның иң курыкканы – умарта корты

Кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.

Бүген атлар турындагы фактларны бераз барлыйк әле. Сез аның басып йоклавын белсәгез дә, көньяк индеецлары телендә “Оквилаупаракламарукоаллунакланата” дип йөртелүен белмисездер әле.
Ат сәгатенә 60 километр тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала. Ул күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре ярдәмендә сизә.
Ат якыннан яхшы, ерактан начар күрә. Алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның күзен чакмый.
Атның иң курыкканы – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләгән бал корты һөҗүм итсә, ат үләргә мөмкин.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: