Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 март 2021, 15:50

Дәүләт җыелышы-Корылтайның 32нче утырышы узды

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тотты.

- Без сәламәтлек саклау системасын коронавируска каршы көрәшкә бик тиз үзгәртеп кордык. Рекордлы срокларда төзүчеләр Уфа һәм Стәрлетамакта йогышлы авыруларга каршы заманча госпитальләр төзеде. Хәзер бу уникаль тәҗрибәне башка төбәкләр дә актив куллана, - диде Радий Хәбиров. - Башка мөһим объектлар - Республика клиник онкодиспансерының яңа корпусы, Октябрьскийда 1нче дәваханәнең хирургия корпусы, Салаватта күп функцияле дәваханә, 120 авыл фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаторияләре сафка кертелде.

Хәзер Хөкүмәтнең төп бурычы - халыкка киңкүләм вакцинация үткәрү. Барыгызның да, бу эшкә керешүегезне, барлык район һәм шәһәрләрдә аңа җаваплы каравыгызны сорыйм. Сез беләсез, күп кенә илләрдә коронавирусның өченче дулкыны башланды инде. Һәм, асылда, вакциналау - пандемияне туктатуның бердәнбер мөмкинлеге.

Безнең хезмәт базары катлаулы сынаулар аша узды. Теркәлгән эшсезлек 6 процентка кадәр артты. Бу авыр хәлдә кешеләргә ярдәм иттек. Эшсезлек буенча пособиене 209 меңнән артык кеше алды, шул исәптән 79 мең балалы гаилә. Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 70 меңнән артык граждан яңа эш тапкан. Хәзер эшсезлек дәрәҗәсе бездә 4,2 процентка кадәр кимеде.

Ассызыклап әйтәм, бу авыр чорны федераль социаль ярдәм чаралары белән лаеклы үткәрдек. Без ил Президенты Владимир Путинга федераль бюджеттан вакытында һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле. 2019 елда республиканың хезмәт һәм социаль яклау өлкәсенә 24 миллиард сум чамасы акча юнәлтелсә, узган ел ул 42,5 миллиард сум булды.

Икътисадтагы мөһим казанышларның берсе - инвестицияләр. Ни өчен икәнен аңлатам. Безнең 2019 елда бик югары старт булды, ул вакытта 19 процентка күтәрелдек. Мондый күләмгә коронавирус елында ирешә алмаячакбыз, дип уйлаган идек. Әмма эшкуарлар өчен “мөмкин түгел” дигән сүз юк булып чыкты. Бизнес, чыннан да, безнең башлангычларга ышана һәм безнең республикада үсәргә тели. Һәм узган ел бер процентка үстек. 2019 елгы инвестицияләр буенча иң яхшы нәтиҗә бирә алдык. Менә ни өчен 2020 елгы 366 миллиард сум инвестицияләрне елның яхшы икътисади нәтиҗәсе дип саныйм.
Аграрийлар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 3,1 процентка, 190 милиард сумга кадәр арткан. Бөртеклеләрдән 4 миллион тоннадан артык - рекордлы уңыш алдык.

Катлаулы елда без төзелеш темпларын киметмәдек. Торак тапшыру 2,4 миллион квадрат метрга кадәр арткан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан лидер-төбәкләр унлыгына керә.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады һәм депутатларның сорауларына җавап бирде.
- 2020 ел - “Указ 310” “үсеш бишьеллыклары”н гамәлгә ашыру кысаларында игълан ителгән беренче ел. Пандемия аркасында ул безнең өчен җитди сынау булды - барлык ресурслар оператив проблемаларны хәл итүгә юнәлтелде. Шуңа да карамастан, 2020 елга куелган стратегик бурычларны да тулысынча диярлек үти алдык, - диде Андрей Назаров.
Чыганак - https://kiziltan.ru/articles/budni/Avir-sinaularni-laekli-ttek-733825/
Читайте нас: