Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 март 2021, 16:20

Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта

Бүген сүзебез яз җырчысы турында.

Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.

Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсуырак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.

Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.

Ана сыерчык зәңгәрсу күкәй сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларны ашатасылары бар. Галимнәр фикеренчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.
Читайте нас: