Кама таңнары
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 22:25
Победа 1945-2020

Краснокама районы Җиңү юбилеена әзерләнә

Җиңү көненә багышланган район чаралары афишасы

Май

Нәрсә: "Хәтер бакчасы" акциясе
Кайда: Николо-Березовка авылы
Төгәлрәк: "Хәтер бакчасы" республика акциясе кысаларында ветераннар, учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары катнашлыгында агачлар утырту.


Нәрсә: Волонтерлар ярдәме
Кайда: Авыл биләмәләре
Төгәлрәк: Иреклеләр тыл ветераннарына, өлкән кешеләргә ярдәм итә.


Нәрсә: Шигъри флешмоб
Төгәлрәк: Катнашучылар социаль челтәрләргә сугыш темасына әсәр укуын төшергән видеосын куя. Флешмобта теләге булган һәркем катнаша ала. Аның кысаларында танылган авторлар яисә үзең язган әсәрне укырга мөмкин.


Нәрсә: "Георгий тасмасы" онлайн- акциясе
Кайда: Район буенча
Төгәлрәк: Барлык теләүчеләр дә чакырыла. Моның өчен киемгә георгий тасмасын тагарга һәм видеога төшәргә, аннары аны Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләренә #ЛучшеДома#ГеоргиевскаяЛенточка#КраснокамскийрайонРБ#молодежнаяполитика хэштеглары белән куярга.


Нәрсә: Хәтер китабы
Төгәлрәк: Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балаларының исемнәрен мәңгеләштерергә тиешле китапны
әзерләү һәм бастырып чыгару.


Нәрсә: Музыкаль флешмоб
Төгәлрәк: Мәдәният хезмәткәрләре - вокаль, инструменталь ансамбльләр онлайн режимда сугыш җырларын яздыра. Аларның концертларын социаль челтәрдә карап була.


Нәрсә: "Үлемсез полк" онлайн акциясе
Төгәлрәк: Онлайн-акциядә катнашырга бөтен краснокамалылар да чакырыла. Шарты:

  • Бөек Ватан сугышында катнашучы туганыгыз белән фотога төшәргә, аның исем-фамилиясен, яшәгән елларын язарга;
  • Вконтактеда "Бессмертный полк Краснокамского района" төркеменә керергә һәм https://vk.com/bessmertniy_polk_krasnokama) сылтамасы буенча яңалык тәкъдим итәргә.

8 май

Нәрсә: Ветеранны котлау *
Кайда: Яңа Кабан авылы
Төгәлрәк: Бөек Ватан сугышының бердәнбер ветераны Гасим Гайсинны котлау. Мини-парад.


9 май

Нәрсә: Чәчәкләр салу *
Кайда: Николо-Березовка авылы, Җиңү паркы
Төгәлрәк: Район хакимияте вәкилләре Мемориаль комплекска, Советлар Союзы Герое Ш.Сөләйманов бюстына, локаль сугышларда һәлак булган яугирләр һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар сала.


Нәрсә: Сугыш балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачу *
Кайда: Николо-Березовка авылы, Җиңү паркы


Нәрсә: "Бер минут тын калу" Гомумрусия акциясе һәм бергәләп "Җиңү көне" җырын башкару
Кайчан: 19.00 сәгатьтә
Төгәлрәк: Бөтен эфирлар да "Бер минут тын калу"га бүленәчәк. Шуннан соң кешеләргә балконнарга чыгып яисә тәрәзә янына басып, кулларына ветеран портретын тотып, "Җиңү көне" җырын башкарырга киңәш ителә.


Нәрсә: "Җиңү фонарьлары" Гомумрусия акциясе
Кайчан: 23.45 сәгатьтә
Төгәлрәк: 23.45 сәгатьтә кешеләр, кулларына фонарь алып, балконга чыга яисә тәрәзә янына баса. Бу шәм, фонарь, телефон яктысы булырга мөмкин. Акциянең максаты - "Үлемсез полк" белән бергә урамга чыгалмаган чакта берләшүне күрсәтү һәм тою.



*Искәрмә. Хөрмәтле райондашлар! Зинһар, үзчикләү шартларын саклагыз, өйләрегездә калыгыз! Чараларны үткәрүдә бик аз кешеләр генә катнаша. Аларның ничек узуы турында гәитебезнең басма һәм электрон версияләрендә язып чыгарбыз.

Читайте нас: