Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәтер юлы

Башкортстан "Хәтер юлы" проекты өчен материаллар җыю буенча алдынгылар исәбендә.

«Хәтер юлы» проекты өчен Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыю буенча беренче нәтиҗәләр ясалды. Лидерлар бишлегенә Идел буе федераль округының берьюлы дүрт төбәге кергән. Алар арасында Башкортстан Республикасы да бар. Бездә сугышта катнашучылар турында 515 меңнән артык материал тупланган, шуларның 21 меңнән артыгы - фоторәсем.


«Хәтер юлы» мультимедиа комплексы өчен Үзәк хәрби округның хәрби комиссариатлары 6 миллионнан артык материал әзерләгән, шул исәптән 200 меңнән артык фронтовик һәм тыл хезмәткәренең фотосурәтләре.


Русия Оборона министрлыгы гамәлгә ашыра торган «Хәтер юлы» проекты - Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматларның һәркем өчен мөмкин булган бердәм базасы. Русиянең барлык төбәкләрендә җыела торган материаллар фронтовикларның һәм оборона предприятиеләре хезмәткәрләренең, партизаннарның һәм Ленинград камавында яшәүчеләрнең, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм хәрби корреспондентларның исемнәре, портретлары һәм хатлары язылган иң зур һәйкәлнең бер өлеше булачак.


«Хәтер юлы» экспозициясен «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә урнаштырачаклар, анда Русия Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелә. Галереянең озынлыгы 1418 адымга тиң, ул 1418 көн һәм төн барган Бөек Ватан сугышы хронологик принцип буенча чагылдыра: сугыш башыннан алып Бөек Җиңүгә кадәр. Галереядә микрофотография технологиясе ярдәмендә совет гражданнарының да, чит ил кешеләренең дә, әйтик, Франциянең «Нормандия-Неман» полкы очучыларының, 33 миллионга якын фотосурәтен урнаштыру планлаштырыла.


Проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Русия Оборона министрлыгы сайтында «Хәтер юлы» мәгълүмати бүлеген табарга кирәк. https://foto.pamyat-naroda.ru/

Читайте нас: