Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2018, 15:39

Планнар зурдан

Район хуҗалыклары, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп бетергәннән соң, бар көчләрен туңга сөрүгә юнәлтте. Хуҗалыклар алдында тагын бер зур эш барлыкка килде, ул – малларны фермаларга кайтару.

Район хуҗалыклары, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп бетергәннән соң, бар көчләрен туңга сөрүгә юнәлтте. Хуҗалыклар алдында тагын бер зур эш барлыкка килде, ул – малларны фермаларга кайтару.

Басуларда төп эшләрнең тәмамлануы «Мир» хуҗалыгының гаражында җанлылык булуыннан сизелә. Ачыклануынча, биредә техника ремонтлауга күчкәннәр икән.

- Менә бу трактор чәчүдә дә, мал азыгы хәзерләүдә дә эшләде – бер тапкыр да ватылмады. Гомумән, берничә ел инде ремонтка «кергәне» булмады, күрәсең, «арыгандыр» - моторы ят тавыш чыгара башлады. Тиз генә ремонтка кертергә булдык, мондый эшне озакка сузарга ярамый, - дип аңлатты механизаторлар.

Әкренләп гаражда үз эшләрен тәмамлаган техниканы чистарта, дефектовкалый һәм ремонтлый башлаганнар. Ә менә туңга сөрүдә мәшгуль булган тракторлар өчен эшнең иң кызган мәле.

- Туңга сөрүгә безнең планнар зурдан – килеп чыкса, 1500 гектар җирне эшкәртергә уйлыйбыз. Бүгенгә 500 гектар мәйданны туңга сөрдек, бер техникага көненә 40 гектарга якын йөкләнеш төшә. Тагын бик күп мәйдан кала әле. Техника һәм эшчеләр җитәрлек, һава торышы гына начарланып китмәсен. Ничек булса да, бер мең гектарны туңга сөрәчәкбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин.

Техника һәм кадрларның булуы гына түгел, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгәнлек тә зур күләмле эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Аларны сатып алырга хуҗалык акчаны үзе эшләгән, быелгы уңышның артыгын да сатканнар. Без килгәндә, ындыр табагында ашлык төииләр иде – Яңавыл районыннан сатып алучылар белән хуҗалык алдан сөйләшеп куйган булган. Шулай ук мирлылар сату өчен 60 тонна борчак та салып куйган. Хуҗалык эшләп тапкан акча маллар санын арттырырга да мөмкинлек бирә.

- Бүгенгә бездә 80 баш мал бар, шуларның 64е саудыра. Әкренләп сыерлар бозаулый башлаячак, узган атнада 4 бозау барлыкка килде инде, тагын ун сыер бозауларга тора. Маллар санын арттырырга кирәк - тиздән 50не сатып алырга уйлыйбыз, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Олег Тимирбаев.

Әйткәндәй, җәй көне хуҗалык малларын фермада гына асраган, якындагы иркен көтүлекләр җәйге лагерьлардан бер дә калышмый. Маллар бүгенгә кадәр иртәнге савымнан соң ук көтүлеккә чыгарыла һәм кичкә кадәр шунда йөри, кичке савымнан соң да чыгаралар. Иртән һәм кич савым сыерларына өчәр кило фураж бирәләр, бу һава торышы алышынганнан соң савымның кимүенә каршы менә дигән чара.

- Әлегә көненә уртача сигез килограммга якын сөт чыга, әмма тиздән, сыерлар күпләп бозаулый башлагач, савым артыр дип көтәбез. Моның өчен мал азыгын сатып алачак маллар санын да исәпкә алып, җитәрлек хәзерләдек, - дип өсти хуҗалык зоотехнигы.
Читайте нас: