Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
27 сентябрь 2018, 14:39

Районда урып-җыю эшләре тәмамлана

Бүгенге көнгә район буенча 1500 гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы кала.

«Мир», «Раздолье», «Заря», «Агро-Мен» хуҗалыкларында калган мәйданнарда, нигездә бодайны җыю тәмамланып килә. Калган хуҗалыкларда урып-җыю эшләрен күптән оныттылар инде. «Мир» хуҗалыгында урып-җыю эшләре 1700 гектарда башкарылды, бодайны гына да 1200 гектардан җыярга кирәк иде. Беренчеләрдән булып уҗым арышын җыйдылар, ул гектарыннан 18 центнер чыкты. Борчак уңышы да мул булды – гектарыннан 10-11 центнер. Мирлылар солы уңышына да зарланмый – аны гектарыннан 16 центнер алдылар. Хуҗалыкта бодайны да тулысынча өлгереп беткәнен көтеп тормыйча җыя башладылар – аны башта тезмәләргә салдылар. Бүгенгә 200 гектардан ашлык сугып бетерәсе бар.
- Ел саен бөртекле культураларны без аерым ысул белән җыябыз – моның өчен техника да, кадрлар да җитәрлек. Бодайны егып бетердек. Хәзер аны сугуда өч тәҗрибәле механизатор - Алексей Валеев, Владимир Петров, Игорь Семенов эшли. Алар үз эшләрен яхшы белә, - дип сөйли «Мир» хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Баймурзин.

Биредә алынган игеннең сыйфатын да югары дип бәялиләр. Орлыкка салыр өчен барлык параметрлары буенча да туры килә. Тик уңдырышлылыкка төгәл бәя бирә алмыйлар әле – әлегә гектарыннан якынча 17 центнер чыга. Хуҗалык киләсе ел уңышына да яхшы нигез салган – 300 гектарга уҗым чәчкәннәр. Беренче шытымнар күренә башлаган да инде, һәм мирлылар алар суыкларга кадәр ныгып калыр дип ышана.
Без «Заря» хуҗалыгына килгәндә, бодайны соңгы көн җыялар иде. Яңгыр явып үткәнен гаражда көтеп торганнан соң, комбайннар калган гектарларны җыярга чыгарга әзерләнәләр иде.
- Урып-җыю эшләрен арыштан башладык – бер гектардан 15-17 центнер алдык. Бодайны 1100 гектардан җыярга кирәк иде, бүгенгә якынча 80 гектары калды. Бодай уңышы да яхшы гына – бер гектардан уртача 17-20 центнер. Урып-җыюда ике комбайн эшли, аларга көненә 40 гектар төшә, шуңа күрә бүген-иртәгә бөртекле культураларны җыеп бетерәчәкбез, - дип аңлатты хуҗалыкның баш инженеры Виктор Газизов.
Ә менә кукурузны урып-җыюга башлаганнар гына әле – әлеге культураны 120 гектардан җыеп алырга кирәк. Кукурузны кыска срокларда җыеп алу һәм аны силоска салу өчен байтак техника бүлгәннәр. Аны урып-җыюны иң тәҗрибәле механизатор Игорь Илинбаевка ышанып тапшырганнар.
- Быел кукуруз бик уңды, шуңа күрә яшел масса да яхшы килә. Силос ташуда өч техника эшли – алар яшел массаны сенаж чокырына ташып өлгереп кенә тора. Аяз көннәрдә көненә 30ар гектарга якын җыярга була – бик ашыгырга да ярамый, югыйсә, эшнең сыйфаты булмый, - ди механизатор.
Шул ук вакытта ферма янында да техника эшли – китерелгән яшел массаны ике бульдозер таптатып тора. Эшләр шундый темпларда дәвам итсә, хуҗалыкта кукурузны силоска урып-җыюны алдагы атнага тәмамларга планлаштыралар.
Читайте нас: