Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
9 октябрь 2018, 12:58

Чип эпидемияне булдырмаска ярдәм итәчәк

Шушы көннәрдә авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында урындагы властьның игътибары таләп ителгән агымдагы мәсьәләләр каралган утырыш булып үтте.

Шул мәсьәләләрнең берсе – малларны «чиплау». Кайбер авыл биләмәләре адресына булган кисәтүләрне исәпкә алмаганда, гомумән, бу эш районда начар бармый. Мәсәлән, Яңа Каенлык авыл советы номерлары күрсәтелмәгәнлеккә кисәтү алды. Шулай ук кайбер фермерлар да проблема тудыра.
Шул ук вакытта Нефтекама районара ветеринария инспекциясе начальнигы Ильяс Шәфыйков, чиплау – ул нинди дә булса чиновникның көйсезлеге генә түгел, ә дәүләт әһәмиятендәге чара. Ул илебез территориясендә маллар арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймау максатыннан кертелә. Законны үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Дөрес, физик шәхесләр өчен башлангыч этапта штраф зур түгел – 500-1000 сум, әмма эшкә прокуратура кысылса, штраф 10-60 мең сумга җитәргә мөмкин.
Биркаларны Уфадан алып кайталар, һәм мал хуҗасы аны үз акчасына сатып алырга тиеш. Өстәп бирканы таккан өчен 25 сум. Физик шәхесләргә барлыгы 280 сум тирәсе килеп чыга.
Әмма биредә штраф иң «куркынычы» түгел әле. Эш шунда ки, мал идентификацияләнмәгән булса, йогышлы чир белән авырган очракта, ул юкка чыгарылмый, һәм күрелгән зыян да каплатылмый. Шулай ук андый малга ветстанциядән белешмә дә бирелми, ә ансыз итен сатып булмаячак.
Ильяс Әсхәтович шулай ук атларны маркалау башлануын хәбәр итте, ә 2019 елда умарталарны да маркалаячаклар. Бу уңайдан кайберәүләр, һәрбер бал кортына чип куялармени, дип көлгән була. Юк, һәрбер бал кортына түгел, ә умарталарга куячаклар.
Әйткәндәй, әлеге теманы тикшергәндә, Куян авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин түбәндәгене сөйләде. Аңа Баръязыбаш авылы халкы Яңавылдан бер кеше килүе, һәм аның бал кортлары гадәти түгел, кара булулары, һәм аларның үзебезнең башкорт токымлы бал кортларын үтерүләренә зарланып мөрәҗәгать иткән.
- Талталачыкта, балның «туган илендә» дә, быел бал булмады дияргә мөмкин. Һәм нәкъ читтән килгән бал кортларының урындагыларны үтереп бетерүе сәбәпле. Моңа фермерлар да зарлана, - диде Валерий Викторович һәм әлеге шикаятьне тикшерү өчен комиссия төзүләрен сорады.
Ильяс Шәфыйков комиссия төзелә икән, моңа шат кына булуын һәм тикшеренүдә мотлак үзе дә катнашачагын белдерде. Шулай ук Бөре шәһәренең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Шулай ук ул бер кызыклы нәрсә турында хәбәр итте: һәр биләмәдә төп умарталыклардан ким дигәндә 5 км ераклыкта урнашкан «карантин» умарталыгы булырга тиеш икән. Һәм «читтән кергән» бал кортлары бер ай дәвамында шул умарталыкта яшәргә һәм ветеринарларның карарын көтәргә тиеш.
Шулай итеп, бал кортлары үзләре кечкенә булсалар да, төрле инфекцияләрдән сакланган булырга тиеш. Ә урындагы бал кортларын үтерүче кара бал кортларына килгәндә, аларны да тикшерергә кирәк.
- Тагын бер проблема – төлкеләр, - дип алдагы темага күчте ветеринария табибы. – Алар чыннан да күбәйде! Дүртөйле юлында тапалган төлкеләр еш очрый. Авыл халкы төлкеләрнең, кешеләрдән дә курыкмыйча, көпә-көндез урам буйлап йөрүләренә зарлана. Авыл территориясендә аларны ату тыела, закон кушмый. Ул чагында нишләргә соң?
Төлкеләр ел кына котыру чирен таратучы булып тора. Бездә хуҗасыз йөргән этләрнең күп булуын исәпкә алганда, котыру чиренең йорт хайваннарына да күчү ихтималы зур. «Аучылык хуҗалыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип тәкъдим итте кемдер. «Ләкин алар, тиешле рөхсәтләре булмый торып, моңа бармаячак. Ә рөхсәтне закон чыгаручылар гына бирә», - дигән җавап ишетелде. Бу мәсьәлә дә ачык калды. Шулай да аны хәл итәргә кирәк булачак. Хезмәтләр шуның өчен төзелгән бит.
Читайте нас: