Республикада 2019 ел азагына кадәр йорт хайваннарын идентификацияләү тәмамланырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы малларын биркалау һәм чиплау юлы белән идентификацияләүне ветеринария хезмәткәрләре июльдә үк башлады һәм бүгенгә бу өлкәдә зур эшләр башкарылган да инде.
Исегезгә төшереп үтәбез, идентификацияләү – һәр малга шәхси номер бирелә торган процедура ул. Аннан соң барлык мәгълүматлар да махсус программага кертелә, анда мал хуҗасының исем-фамилиясе, адресы, малның яше, җенесе, шулай ук ветеринарларның нинди тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәргән турында мәгълүматлар бар. Киләчәктә бу мәгълүмат «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе белән бәйләнәчәк, ә ул, йорт хайваны турында бернинди дә мәгълүмат булмаса, кешеләргә малларын суярга яки сатарга рөхсәт бирмәячәк. Шулай ук биркасыз малны сатып та булмаячак. Аны хуҗалары үзләре генә ашый алачак. Шул ук вакытта, малларның идентификацияләнгән булырга тиешлеге, тулысынча аларның хуҗасы өстендә була. Мал хуҗасы үзе ветеринария участогына килеп, маллары турында хәбәр итәргә тиеш. Бу бозауларга да кагыла. Аларга яшь ярым булгач та колакларында бирка тагылырга тиеш. Чөнки хайваннар ике айдан соң - туберкулезга, ә дүрт айдан бруцеллезга тикшелерелә.
Шушы көннәрдә без Әшит авылында биркалау процессына тап булдык – эшләр фермер Резеда Ялалова хуҗалыгында бара иде. Мөгезле эре терлекләрне биркалауны Яңа Нугай ветеринария участогы хезмәткәрләре – ветеринария участогы мөдире Риза Зарипов, фельдшер Азат Маннанов һәм эпизоотик отряд начальнигы Зилә Фәррахова башкара. Хуҗалар ярдәмендә маллар бер-бер артлы абзарга кертелә, һәм ветеринария хезмәткәрләре аларның колакларына мәгълүмат кертелгән клипсы тага, берьюлы котыру чиренә каршы вакцина да ясый.
- Безнең Яңа Нугай участогына 8 авыл, 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 2 авыл хуҗалыгы предприятиятиесе («Нур» хуҗалыгы һәм Семенов КФХсы) керә. Безнең участок буенча 1,5 меңгә якын мөгезле эре терлек, 300 баштан артык ат, 800 сарык теркәлгән. Яз һәм көз малларны эшкәрткәндә без халык белән ни өчен малларны идентификацияләргә кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардык – халык әлеге чараның кирәклеген аңлады һәм малларын биркалауга актив тотынды. Шул рәвешле, бүгенгә без 800гә якын мөгезле эре терлекне, 100дән күбрәк атны, 350дән артык сарыкны биркаладык. Бүген, мәсәлән, фермер Резеда Ялалованың малларына биркалар тагабыз һәм КФХлар буенча эш шуның белән тәмамланачак, - дип сөйли Риза Зарипов.
Әйткәндәй, малларны биркалау хуҗалар өстенә төшә, әмма ветеринарлар, аның чыгымы күп түгел, дип тынычландыра. Ике колакка ике бирка 45 сум тирәсе тора, атларга электрон чип – 100-120 сум, дуңгызлар һәм мөгезле вак терлек өчен бәләкәй биркалар бер башка 12-15 сумга төшә. Ә менә колакларны клипсылар белән биркалауны ветеринария хезмәткәрләре бушлай башкара. Бу процедура өчен махсус җайланма да кирәкми. Ләкин атларны биркалаганда процедураның үзе өчен дә түләргә туры килә, чөнки анда махсус җайланма кулланыла.
Шулай булуга карамастан, малларны идентификацияләү – кирәкле эш, чөнки ул маллар арасындагы чирләрнең таралуына юл куймаска булышлык итә. Ә бу инде безнең һәрберебезнең хәвефсезлеге.