Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
19 ноябрь 2018, 21:20

Фермер Фирдус Хәлиуллин сарыклар үрчетә

Безнең районда сарык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары берәү-икәү генә. Элек күп кенә фермаларда сарык асраган район өчен бу бик аз. Әлеге эшчәнлек юнәлешенең нигә хәзер абруйлы түгеллеге турында бүген без фермер Фирдус Хәлиуллин белән сөйләштек.

Безнең районда сарык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары берәү-икәү генә. Элек күп кенә фермаларда сарык асраган район өчен бу бик аз. Әлеге эшчәнлек юнәлешенең нигә хәзер абруйлы түгеллеге турында бүген без фермер Фирдус Хәлиуллин белән сөйләштек.
Фирдус Мәснәви улы курдюк токымлы сарыклар үрчетү белән 2013 елдан бирле шөгыльләнә. Ул үз эшен кечкенә сарык көтүеннән башлый, ә бүген аның хуҗалыгында 300гә якын сарык бар.
- Мин күптәннән инде үземне фермер эшендә сынап карарга тели идем, һәм, ниһаять, биш ел элек тәвәкәлләргә булдым. Фермер хуҗалыгын оештырырга чакыручыларның киңәшләрен һәм авыл хуҗалыгында үз көчең белән уңышка ирешергә була дип ышандырган кешеләрнең сүзләрен күп тыңладым. Шул чакта крестьян-фермер хуҗалыгын үстерүгә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге дә барлыкка килде – ул да минем карарга күпмедер йогынты ясады. Ләкин, әйткәндәй, кәгазьдә генә барысы да җиңел була, ә эш башласаң, даими акча салырга әзер булырга һәм тиз генә табыш алу турында онытырга кирәк, - дип сөйли Фирдус Мәснәвиевич.
Хуҗалыгын үстерүгә дәүләт ярдәме алганнан соң, программа шартлары буенча, фермер эш урыны булдыра. Күпмедер вакыт дәвамында тиешле барлык түләүләре, салымнары белән хезмәт хакын түләүдән тыш, күпме акча нәрсәгә тотылуы турында отчет биреп, график буенча кирәкле документларны тапшырып бара. Акча биргән ведомстволарга аларның тәгаенләнеше буенча тотылуын даими раслап торырга кирәк була. Һәм шул моментны фермер начар яктан телгә ала – бар көчне әле генә оешкан эшкә юнәлтер урынга, теләсә нинди бюрократия таләпләренә күп көч китте.
Фирдус Мәснәвиевич бу чорны да имин генә үткәрә. Сарыкларга үз көчләре белән мал азыгын хәзерләүне дә җайга сала – бу яктан биредә беркайчан да проблема булмаган, киресенчә, печәннәре артып та кала әле.
- Печән дә, фураж да җитә, мал азыгын һәрвакыт артыгы белән хәзерлим. Бүген, мәсәлән, көненә барысына бергә төргәк ярым печән китә, кыш буена сарыклар якынча 15 тонна печән ашый. Бер көнгә 50 килограмм тирәсе фураж кирәк. Болардан тыш, кыш көне азыкларына арпа, витаминнар, шулай ук мотлак тоз да кушабыз. Су эчерү белән дә проблема юк, - дип сөйли фермер.
Шулай итеп, сарык асрауны ул авыр эш түгел ди, алар талымсыз, аерым шартлар кирәкми. Иң мөһиме, ашарга җитсен дә кыш көне карарга җылы урын булсын. Әйткәндәй, бу көннәрдә ферманы җылытуны тәмамлаганнар, ә ремонтны кирәк булган саен ясап торалар.
Фирдус Мәснәвиевич сарык үрчетүнең авырлыгын аларны ашатуда да, алар өчен тиешле шартлар тудыруда да күрми, ә әлеге эшчәнлекнең бернинди дә табыш китермәвендә – биш ел эшләү дәвамында ул шуңа инанган.
- Үзегез уйлап карагыз, сарыкны сатар өчен, аны 1,5 ел карарга кирәк – шул вакыт эчендә ул сатып булырлык авырлык җыя. Яшь ярымлык сарыкның уртача авырлыгы 25-30 кило була, кайвакыт аннан да азрак. 4-5 ел эчендә 80гә килограммга якын җиткән токымнары да була, әлбәттә, ләкин андыйлар сирәк, чөнки аларны ул яшькә кадәр карау файдалы түгел. Менә минем бүген, мәсәлән, шундый зур көтүдән сатарга була торган берничә генә сарык бар, ә калганнарын я симертәсе бар, я алар буазлар. Икенчедән, сарык йоны бернинди дә файда китерми – ул беркемгә дә кирәкми. Шуңа күрә, чыгарып ташламас өчен, без аны тиенгә генә бирәбез. Нәтиҗәдә, сатар хәлгә җиткергәнче күпме ашатырга кирәклеген исәпләп карасаң, минуска гына эшлисең булып чыга, бары энтузиазмда гына, - ди Фирдус Хәлиуллин.
Аның эше чыннан да энтузиазмда гына торуы көченнән килгәнчә нәрсәләргә ирешә алуыннан да күренеп тора. Авырлыкларга карамастан, хуҗалык территориясендә тәртип хакимлек итә, ветеринарларның һәм тикшерүче органнарның бар күрсәтмәләре дә үтәлә. Хуҗаның авырлыкларын сарыклар да сизә - Фирдус Мәснәвиевич сарыкларга игътибарын бүләргә дә, аларга кулыннан ипи ашатырга да вакыт таба. «Алар моны ярата», - ди ул.
Ә менә планнары белән булачак фермер уртаклашырга ашыкмый – аның энтузиазмы күпмегә җитәр, әлегә үзе дә белми...
Читайте нас: