Район хуҗалыкларында мал¬ларны кышлату дәвам итә. Бу чорда мал азыгы җитәрлек булса да, хуҗалыкларда сөт җитештерү, кагыйдә буларак, кими. Әмма «Алга» токымчылык заводы»нда эшләрне сөт күп алырлык итеп оештырырга тырышалар. Моның өчен биредә токымчылык эшенә һәм малларны баланслы тукландыруга зур игъти¬бар бирәләр.
- Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру эше яхшы үзләштерелгән һәм җайга салын¬ган, хәзер ул биргән мөмкинлекләрдән файдаланабыз. Сөткә бәя көз көне күтәрелә, шуңа күрә савымны нәкъ шул вакытка арттырырга кирәк. Моның өчен сыерларның күпләп бозаулавын җәй азагы-көз башына туры китерергә тырышабыз. Шул рәвешле без базар таләпләренә яраклашабыз, - дип аңлатты эш принцибын Иске Бөртек фермасы¬на барганда хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин.
Хуҗалык өчен файдалы схема буенча эшләүне җайга салу яхшы белгечләрсез мөмкин түгел, шуңа күрә техник-орлы¬кландыручылар Ләйсән Закарина һәм Галина Кизинбаеваның эшчәнлегенә биредә аеруча караш. Шуның өстенә, үз кадрларыннан «үстерелгән» белгечләр һөнәрилекләрен күрсәтеп өлгергәннәр дә инде – хуҗалык җитәкчелеге һәм эшчеләренең абруен яулаганнар.
- Ясалма орлыкланды¬ру буенча эшне елдан-ел камилләштерәбез һәм хуҗалыкка файдасы тиярлек итеп оештырабыз. Бездән сыерларның күпләп бозау¬лау вакытын сөткә бәя арт¬кан чакка туры китерү таләп ителә, моның өчен сыерлар¬ны ясалма орлыкландыру буенча эшләрнең күбесен ноябрьдә, декабрьдә һәм гыйн¬варда үткәрәбез. Узган айда, мәсәлән, 100дән артык сыер¬ны ясалма орлыкландырдык, ә бу айда – аннан беразга гына азрак. Һәр үткәрелгән процедура турында махсус журналга язып барабыз – бар¬лык эшләр буенча отчет алып барыла. Ике айдан соң һәр сыерга тикшерү үткәрелә, акт төзелә – ясалма орлыкландыру нәтиҗәсе буларак сыерның буазмы, түгелме икәнлеге турында нәтиҗә ясыйбыз. Бик сирәк очракларда ясалма орлыкландыру уңышлы килеп чыкмаганда, сәбәпләрен ачы¬клыйбыз, сыерны дәвалыйбыз, аңа витаминнар бирәбез һәм процедураны яңадан кабат¬лыйбыз. Ягъни безнең эш ел буе дәвам итә. Сыерларның күпләп бозаулавы көз башына туры килсә дә, алар аз-азлап ел буе бозаулый, - дип сөйли техник-орлыкландыручы, токымчылык исәбе буенча белгеч Ләйсән Закарина.
Әйткәндәй, техник-орлыкландыручыларның үз эшләрен шулай җентекле исәпләп барулары хуҗалык җитәкчелегенә, фермалар мөдирләренә күп нәрсәләрне планлаштырырга мөмкинлек бирә. Рифкать Кавыевич сүзләре буенча, нәкъ то¬кымчылык эше хуҗалыкка көтүне яңарту буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, былтыр 300 баш мал ясалма орлыкландыруга яраксыз дип табылган, ягъ¬ни көтү 34%ка яңартылган, югыйсә, 28%ка яңартылу да бик яхшы күрсәткеч булып санала.
Токымчылык эшенең икен¬че уңай моменты булып ничә бозау туачагын алдан белү мөмкинлеге тора. Мәсәлән, Иске Бөртек фермасында гыйнвар аенда – 100, Кирәмәт фермасында – 45, Редьки¬но фермасында 15-17 бозау туачагы билгеле дә инде. Андый мәгълүмат булгач, ферма мөдирләре, мал азыгы базасын исәпкә алып, яңа ту¬ган бозауларга кирәк булган кадәр урынны алдан әзерли ала.