Фермада яңа туган бозауларга ике бүлмә бирелгән, алар анда 15-20 көн торалар. «Ясле»ләрдә, «балалар бүләмәләре»ндәге кебек - җылы, чиста һәм якты. Бирегә бозауларны туу белән үк, кипсеннәр һәм җылынсыннар өчен, махсус лампалар астына урнаштыралар. «Сабыйлар»ны шулай ук бик җентекләп ашаталар һәм эчерәләр. Төрле инфекцияләр эләкмәсен өчен, бирегә чит кешеләрне кертмиләр.
Тиешле вакыт үткәннән соң, ныгыган бозауларны «олылар» бүлмәсенә күчерәләр – биредә аларны алты айга кадәр тоталар һәм аларның сәламәтлеген ныгыту буенча эшләрне дәвам итәләр. Бүлмәләр җылы, чиста. Бозауларга балансланган туклану рационы төзелгән, витаминнар бирәләр, дару үләннәре төнәтмәсе эчерәләр – ферма эшчеләре аларны ел саен үзләре җыя.
- Бозауларга аерым игътибар кирәк. Аларга сөт эчерәбез, фураж, печән салабыз. Сөтне көненә ике тапкыр бишәр-алтышар литр эчерәбез. Шулай ук организмнарын ныгытыр өчен дару үләннәре төнәтмәсе бирәбез. Шул ук максаттан вакцинация дә үткәрәбез. Ветеринар малларның сәламәтлеген даими тикшереп кенә тора, - дип сөйли тәҗрибәле бозау караучы хуҗалыкта 1994 елдан бирле эшләүче Әнисә Мәрхәметдинова.
Ул менә җиде елга якын инде бозауларга сөт эчерергә ярдәм иткән сөт таксиен мактап туя алмый. Аппарат сыешлыгында сөт тиешле температурага кадәр җылытыла һәм бозауларга таратыла. Югыйсә, бүгенге көндә фермада булган 226 бозауга сөтне чиләкләп ташырга туры килер иде.
Яхшы шартларда һәм ферма эшчеләренең менә шундый тәрбиясендә генә үсә бозаулар.