Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2019, 16:30

Витаминнар - урманнан

“Алга” токымчылык заводы” кооперативы шушы көннәрдә ылыс ботаклары хәзерләде.

“Алга” хуҗалыгы тагын бер төп кайгыртуы – сыерларның продуктлылыгын арттыру.
- Савымны арттыру турыдан-туры малларны баланслы тукландыруга, рационда кирәкле элементларның булуына бәйле. Шуңа күрә соңгы елларда малларны баланслы тукландыруга аеруча зур игътибар бирелә. Шул максаттан көздән 100 тонна бәрәңге балы, сыгынты сатып алдык – алар протеин һәм җитмәгән башка элементларны компенсацияли. Ылыс ботакларын әзерләүне дә традициягә керттек – анда маллар өчен файдалы витаминнар күп. Моннан тыш, рационга ылыс ботакларын кертү савымны арттырырга да мөмкинлек бирә, - ди Рифкать Кавыевич.
Ылыс ботакларын хуҗалыкта, кагыйдә буларак, гыйнвар башында һәм уртасында әзерлиләр, бу чорда алар маллар өчен аеруча файдалы һәм гадәттә яз көне малларда була торган авитаминозны булдырмаска булышлык итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ылыс ботакларын җыю процедурасы агачларның үзләренә дә файдалы – урманчылар инструкциясенә ярашлы, үсешенә уңай йогынты ясасын өчен, агачларның аскы ботаклары гына алына.
Без килгәндә дә алгалылар ылыс ботаклары әзерләргә киткән иде. Иске Бөртек фермасы мөдире Айдар Әхмәтов сүзләре буенча, алар кайвакыт атнасына ике тапкыр да бара – урманнан алып кайткан витаминнарны сыерлар шунда ук ашап бетерә.
Ылыс ботакларын әзерләүгә бүгенгә техника ремонтлау буенча эшләрнең күп өлешен тәмамлаган механизаторлар һәм хуҗалыкның башка эшчеләре дә җәлеп ителә. Бу көннәрдә Яңа Бура авылыннан ерак түгел урманда ылыс ботаклары әзерләүче кешеләр һәм кар эттергән, ылыс ботаклары ташыган техника тавышы яңгырап тора. Ә көндез анда аш исе дә тарала – вакытны югалтмас өчен, эшчеләргә кайнар ашны урманга ук китерәләр.
«Алга» токымчылык заводы»на сөт алу менә шундый тырышлыклар белән бирелә – бүген аның тулаем савымы җиде тоннадан артып китә. Әмма алгалылар язга бу күрсәткеч 10 тоннадан да ким булмас дип ышана – моның өчен бар шартлар да бар.
Читайте нас: