Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
4 март 2019, 12:30

"Алга" бераз артка киткән, ләкин куып тотмакчы

Рифкать Хәтмуллин хуҗалыкның узган елдагы эше турында.

Гәзиттә басылып чыкканнан соң, «Алга» токымчылык заводы»ның тиздән «бетүе» турындагы имеш-мимешләр аның рәисе Рифкать Хәтмуллинга да барып җиткән. «Нигә безне җирлисез? «Алга» колхозы үлми әле, һәм үләргә дә җыенмый, көтеп алалмаячаксыз», - дип белдерде ул, гәзиткә нык ачуланып. «Моны кешеләргә аңлатырга кирәк. Андый имеш-мимешләр йөргәч, димәк, мәгълүмат җитеп бетми», - дип без аны интервью бирергә күндердек, һәм аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.


- Рифкать Кавиевич, Сезнең оптимистларча җавабыгызга карамастан, авырлыкларыгыз чыннан да бар бит?

- Дөрес әйтәсез, авырлыклар юк түгел түгелен. Узган 2018 ел һава торышы буенча 2017 елга караганда яхшырак булса да, бу безнең хуҗалыкның икътисади торышына әллә ни тәэсир итмәде. Киресенчә, кайбер күрсәткечләр буенча без хәтта узган чордан калышабыз. Димәк, беренче карашка тоелганча, авыл хуҗалыгында барын да һава торышы гына хәл итми, башка төрле объектив һәм субъектив факторлар да нык йогынты ясый. Гәрчә үзебез тырышабыз да кебек.

Яз көне оешкан төстә басуларга чыктык һәм сабанашлык – 2500 гектар бөртекле, 1000 гектар мал азыгы культураларын – чәчтек. 900 гектар мәйданда кышлаган уҗым культураларын яхшы итеп эшкәрттек. Химик утауны сыйфатлы башкардык. Һәм беренче тапкыр чәчүлекләргә катлаулы ашламалар керттек, элекке елларда безнең моңа мөмкинлегебез юк иде. Өстәвенә орлыкларны үсәргә ярдәм итә торган махсус препарат белән эшкәрттек.
Биредә кеше факторы да мөһим. Уңышны югалтуларсыз һәм агротехник срокларда җыеп алуга комбайнчылар зур өлеш кертте. Уңышны беренче гектарыннан соңгысына кадәр Иван Байрашев һәм Тәфтил Насрыев җыеп алдылар. Урак азагына аларга яңа комбайн белән Юрий Айдимиров кушылды. Юрий штурвал артына беренче тапкыр утыруына (моңарчы ул гел тракторларда эшләде), ә көтеп алган комбайнның урып-җыю башына соңлавына карамастан, бер атна эчендә 4000 центнер иген суктырып өлгерде. Ә иң күбе – 10000 центнер - Тәфтил Насрыев җыеп алды.

Кайтарылган ашлык Касыйм Төхвәтуллин җитәкләгән ындыр табагында көн дәвамында эшкәртелеп, саклауга салынды.

Булачак уңышка килгәндә, көзен без 900 гектар уҗым культуралары чәчтек, 1600 гектар җирне туңга сөрдек. Барлык күрсәткечләр дә план заданиеләренә туры килә.
Яхшы орлык, сыйфатлы чәчү, чәчүлекләрне тиешенчә карау, ашламалар кертү, технология буенча һәм югалтуларсыз җыеп алу үз нәтиҗәләрен бирде: без яхшы гына уңыш җыеп алдык – 22340 центнер. Уртача уңыш бер гектардан 13 центнер тәшкил итте. Кайбер басулар гектарыннан 25шәр центнер да бирде. Әмма җыелган уңыш барыбер һава торышы начар дип саналган 2017 ел белән чагыштырганда да 1000 центнерга азрак булып чыкты.


- Ә күпме кирәк?

- Малларны - фураж һәм эшчеләрне ашлык белән тәэмин итәр өчен ел саен 30 мең центнер ашлык җыеп алырга кирәк. Ә без иң яхшы елларда да 22-23 центнердан югары күтәрелмибез. Җитмәгән ашлыкны читтән сатып алырга туры килә, аның өчен акча тотыла. Без бит ашлыкны җитәрлек күләмдә үзебез үстерергә тиеш һәм үстерә алабыз. Мин мондый бурычны беренче генә ел куймыйм инде.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 9нчы санында укыгыз.
Читайте нас: