Шушы көннәрдә БР Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл биләмәләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Очрашуның төп темасы малларны һәм бал кортларын идентификацияләү мәсьәләсе булды.
Киңәшмә башында Азат Салаватович гомумән ил буенча эпизоотик хәл турында сөйләде һәм соңгы ике елда аның начарлануы, малларның куркыныч авырулар учаклары белән ветеринарлар үзләре генә көрәшә алмаулары турында сөйләде. Күптән түгел шундый учакның барлыкка килүенә Туймазы районын мисалга китерде. Анда 2017 елда тилчә авыруының киң таралуы теркәлде.
Киләчәктә мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен авыл хуҗалыгы маларын мотлак идентификацияләргә кирәклеген аңлатты – малларга уникаль идентификацияле саннар бирү аларның хәрәкәт итүен, кисәтү чараларының үткәрелүен күзәтеп торырга, малларны читтән контрольсез кертүгә, димәк, йогышлы авыруларның таралуына юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Ул тагын шуны бер тапкыр ачыклады – биредә сүз бернинди дә малларга салым салу турында бармый.
Ә системаның ничек эшләвен Азат Салаватович мисалда күрсәтте. Үзенең телефонында Интернетка кереп, эзләү систе¬масына сыерның идентификация санын язды, һәм анда чыккан мәгълүматларны күрсәтте: мал хуҗасының исеме, сыер турындагы мәгълүматлар, мал асралган урынның адресы (абзарның урнашкан җиренә кадәр), малга ясалган прививкалар һәм башкалар. Республика буенча бу эш 1 апрельгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Ә Татарстан һәм Удмуртия белән чиктәш булган һәм авыл хуҗалыгы маллары арасында йогышлы авы¬рулар килеп чыгып кына тор¬ган безнең район өчен мондый идентификацияләү аеруча мөһим булуын белдерде. Һәм киңәшмәдә катнашучыларны чараны билгеләнгән срокка тәмамларга чакырды. Өстәвенә, идентификацияләү ча-ралары (биркалар һәм чиплар) кыйммәт тормый.
Аннары Азат Җиһаншин йорт хайваннарын (песиләр һәм этләр) чиплау мәсьәләсенә кагылды. Бу процедураны аларның хуҗалары шулай ук мәҗбүри тәртиптә үткәрергә тиеш.
Бал кортлары да идентификацияләнәчәк. Идентификация санын һәр бал корты түгел, ә аерым умарта алачак (чип кадак кебек умартага кагып куелачак).
Шулай ук киңәшмә барышында мал-туар арасында лейкоз чирен юкка чыгару таләп ителде. Яңа таләпләр буенча, 2021 елдан бер генә сыерда булса да лейкоз табылса, хуҗалык үз продукциясен бөтенләй сата алмаячак. Сыерларда андый чир барлыкка килмәсен өчен, Азат Җиһаншин хуҗалык җитәкчеләрен тулысынча ясалма орлыкландыруга күчәргә чакырды.