Республикада крестьян-фермер хуҗалыгына булышлык итү йөзеннән берничә програм¬ма эшли. Мәсәлән, былтыр Саузбаш авылыннан Илдус Хәертдинов «Яңа эш башлаучы фермер» программасында катнашып, ит малчылыгын үстерүгә 3 млн сум күләмендә грант алды.
Яшь фермерның терлекчелектә эш тәҗрибәсе бар инде – ул атлар һәм 20 башка якын кара-чуар токымлы мал асрый. Һәм практикадан күренүенчә, тырышканда ит малчылыгында яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә әлеге юнәлештә үсү теләге булган, ләкин моңа акчасы гына җитмәгән. Һәм биредә Илдус Хәертдинов керә алган «Яңа эш башлаучы фермер» программасы бик урынлы була.
Сайлаган юнәлешне үстерүгә база әзерләр өчен ул Саузбаш авылында кайчандыр биредә эшләгән хуҗалык таркалганнан соң буш утырган ферма корпусын сатып ала. Дөрес, кирәк булмаса да, бар биналарны да берьюлы сатып алырга туры килә – шартлар буенча шулай арзангарак төшә. Аның каравы, бүген корпуслар урнашкан территория тулысынча крестьян-фермер хукҗалыгы карамагында. Арытаба эшен җәелдерергә теләсә дә, хәзер урын җитәрлек.
Илдус малларны асрарга уйлаган корпусларның берсен ре-монтлауга да күп кенә акча сала. Биредә түбәне ныклап ремонтларга, бинаны җылытырга туры килә. Зур корпусны (300 башка исәпләнгән) берничә дистә сыер өчен генә тоту урынлы булмас иде, шуңа күрә аны бүлеп, бозауларга да урын әзерләгәннәр. Шулай ук биредә су белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл иткәннәр – территориядә скважина борауларга туры килгән. Ут кертер өчен дә барысы да тиешенчә эшләнгән. Шул рәвешле, фермер хуҗалыгында маллар асрар өчен бар шартлар да тудырылган.
Аның каравы, грант акчасына сатып алынган 30 баш тананы алып кайткач, оештыру эшләренә көч һәм вакыт әрәм итәсе булмаган – бар игътибар малларны асрауга юнәлтелгән. Ә таналарны безнең яклар өчен гадәти булмаган абердин-ангус токымлыларын алып кайтканнар. Мондый токым¬лы сыерлар әлегә кадәр безнең районда асралмаган. Югыйсә, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Зенфир Әхмәров сүзләре буенча, бу токым урын¬дагы малчылык өчен икътисади яктан иң файдалысы булып санала, чөнки ул таза, итенең яхшы сыйфатлы булуы һәм тиз үсүе белән аерыла.
Әлеге токымны алырга карар иткәнче, Илдус Хәертдинов аның төп характеристикаларын ныклап өйрәнгән.
- Әлеге токым маллары климатка җиңел яраклаша, түбән һәм югары температураларны җиңел кичерә, шуңа күрә аларны ел әйләнәсенә урамда асрарга мөмкин. Шул ук вакытта алар тәүлегенә уртача 0,7-0,8 кг (бик нык ашатканда – 2,3 килограммга кадәр) өсти, иң мөһиме – яхшы сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин итеп торырга кирәк. Мон¬нан тыш, бу бик тиз өлгерә торган токым: 14-15 айлык бозауларны орлыкландырырга мөмкин (башка токымнар кебек 18 айда түгел). Шул чакта алар ким дигәндә 320-350 кг авырлыкта булса, 18 айда алар 450-500 килограммга җитә. Әйткәндәй, 18 ай - әлеге токым малларын суяр өчен иң оптималь «яшь» булып санала, - дип билгеләде фермер абердин-ангусның өстенлекләрен.
Сыерларны асрый башлау белән алар үзләренең аппетитла¬ры зур булуын күрсәтеп өлгергән дә инде. Алар печәнне яратып ашый – ярый әле, аны җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр. Малларга шулай ук төнгелеккә фураж бирәләр – барысына 50 кг. Шулай ук аларның алдында даими су булып тору зарур.
Күптән түгел алынган таналар бозаулый да башлаганнар. Һәм алар чыннан да 16-23 килолы булып туалар, ә башка токым бозаулары - 20-30 кг. Ягъни бозаулары зур булмагач, сыерлар җиңел бозаулый, беренче тапкыр бозаулаганнарының да өзлегүләре булмый.
- Бозаулар беренче көннән үк «әниләре» янында була һәм алар 8 айга кадәр имә. Бу аларга нык һәм тиз үсәргә мөмкинлек бирә, - дип сөйли Илдус Хәертдинов күптән түгел туган бозауларны күрсәтеп.
Бозаулар яхшы үссен өчен төп шартларның берсе көтүдә йөрү булуын исәпкә алып, фермер аларга җәй көне йөрергә урын карап куйган да инде – бу көтүлектә үлән озын һәм куе булып үсә, якында гына сулык та бар.
Маллар көтүдә йөрган чакта төп көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлдерергә кирәк. Бу эштә шулай ук грант акчасына сатып алынган МТЗ-82 тракторы да ярдәм итәчәк.