Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
29 март 2019, 22:58

Төп бурыч – кимүгә юл куймаска

Авыл хуҗалыгындагы актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Рәдиф Әкъсәнов, шушы көннәрдә узган киңәшмәне ачып, басу эшләре башлануга аз гына вакыт калуын һәм хуҗалыкларның аларга әзерлеген активлаштырырга, шулай ук малларны кышлатуны уңышлы тәмамларга кирәклеген белдерде.


- Район буенча малларны кышлату ярыйсы бара. Хуҗалыкларда тупас һәм сусыл мал азыгы кыш чыгарга җитәрлек, - дип билгеләде авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Земфир Әхмәров.


Шул ук вакытта ул ит җитештерү һәм малларның уртача тәүлеклек артымы кимү кебек район терлекчелегендәге проблемаларны да билгеләп үтте. Һәм әлеге проблемаларның төп сәбәбе яшь маллар санының кимүендә икәнен әйтте. Хуҗалыклар буенча алганда, «Нур», «Раздолье» һәм «Алга» токымчылык заводы»нда гына ит җитештерү былтыргы дәрәҗәдә сакланган. «Алга», «Кама» һәм «Восход» хуҗалыкларында уртача тәүлеклек артым да былтыргыдан күбрәк алынган. Ә «Заря», «Нур» һәм «Раздолье» хуҗалыклары яшь маллар санын былтыргы дәрәҗәдә саклап кала алганнар.


- Яшь малларны читкә җибәрү белән мавыгырга ярамый, үгезбозауларны иткә суяр өчен ашатырга, таналарны көтүләрне яңарту өчен үстерергә кирәк. Төп көтүнең ким дигәндә 30%ын яшь маллар тәшкил итәргә тиеш, - дип билгеләде проблеманы хәл итү юлын Земфир Гависович.


Ул шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында ит җитештерүнең кимүен дә билгеләде, моның сәбәбе - савым сыерларының саны һәм аларның продуктлылыгы кимүдә. Аның сүзләре буенча, бөтен көтүнең продуктлылыгы һәм савым сыерлары санының кимүе бер тапкыр бозаулаган сыерларны көтүгә җитәрлек кертмәүдән килә. Ел башыннан көтүгә 90 яшь сыер кертелгән кертелүен (былтыргыга караганда 80 башка күбрәк), ләкин бу гына җитәрлек түгел. Шул уңайдан баш зоотехник сөткә субсидия алу буенча борчылуын белдерде – сыерлар саны һәм тулаем савым кимү сәбәпле, моны эшләве бик авыр булачак.


Рәдиф Рәшитович та хуҗалык җитәкчеләрен билгеләнгән проблемаларны хәл итәргә һәм шул ук вакытта маллар санын кыскартмаска киңәш итте. Финанс авырлыкларны башка ысуллар белән җиңәргә кирәк, диде ул. Кимүне туктатырга һәм үсешкә эшли башларга кирәклеге турында киңәшмәдә район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов та әйтеп үтте.


- Районның барлык хуҗалыкларында да быелгы чәчүгә җитәрлек орлык салынган, барысы да үз-үзләрен орлык белән тәэмин итте. Әмма, «Заря», «Раздолье», «Алга» токымчылык заводы», «Маяк» хуҗалыклары һәм Гыйльфанов крестьян-фермер хуҗалыгыннан кала, берсе дә орлыкларын көзге тикшерүгә җибәрмәгән,- диде үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хазетдинов.


Тулырак «Кама таңнары» гәзитенең 13нче санында укыгыз.
Читайте нас: