Район хакимиятендәге оператив киңәшмәдә отчет тотканда авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рәдиф Әхсәнов кыр эшләренә әзерлек барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, техника төзәтелеп беткән, ягулык-майлау материалларын, минераль ашламаларны, химикатларны төяп озату дәвам итә. Орлык җитәрлек хәстәрләнгән.
Быел яз авыл хуҗалыгы эшчеләренә 47995 гектар басуны эшкәртергә кирәк, шуның 28275 гектарына сабан ашлыгы чәчәләр. Бүгенгә районда 184 трактор бар, шуларның 127се төзәтелгән. Басуларга 47 чәчү агрегатын чыгарырга ниятләп торалар. Көн саен 1700 гектарда җитешеп булса, чәчүне 10-14 көндә тәмамларга исәплиләр. 2019 елда өч трактор алырга планлаштыралар. Болар - «Алга» токымчылык заволы» һәм «Восход» хуҗалыклары.
Бүлекнең баш агрономы Ринат Хаҗетдинов, быел уҗымнар бик үк яхшы кышламады, калын кар астында төрле авырулар үрчеде, дип белдерде. «Маяк» агрофирмасы»ндагы, «Заря», «Нур», «Аргомен» хуҗалыкларындагы, Гыйльфанова крестьян-фермер хуҗалыгындагы уҗымнарның торышы аны аеруча борчый. Тик бөтен басуларда да кар эреп бетмәгән әле, шуңа да югалтуларның тулы күләмен белеп бетереп булмый.
Терлекчелектә дә хәлләр шәптән түгел. Узган елга карата ит - 71%, сөт 70% кына җитештерелгән. Баш зоотехник Зинфир Әхмәров әйтүенчә, ит җитештерүнең кимүе симертүгә куелган малларның 2794 баштан 2333кә кадәр һәм урта тәүлеклек артымның 631дән 486 граммга кадәр азаюына бәйле. Нәтиҗәдә, мал саны кимү сәбәпле - 303 центнерны, артым кимү сәбәпле, 505 центнер итне алып бетерәлмәгәннәр. «Нур» һәм «Раздолье»да гына ит җитештерүне киметмәгәннәр, калганнарында - гел «минус». Зинфир Гависович исәпләвенчә, ит җитештерүдәге хәлне яхшыртуны иң беренче яшь терлекне саклаудан башларга кирәк.
Ә сөт буенча хәлләр тагы да мөшкелрәк. Бер сыерга савым үткән елдагыдан 143 килограммга кимеп, 738 килограмм тәшкил иткән. Бозаулар да узган елдагы күләмнән 53%ка кына алынган. Быел 100 сыерга 22 бозау гына туры килгән, ә былтыр бу сан 31гә тиң булган.
Монда инде баш зоотехник, көтүне яңадан үстереп, хәлне яхшыртырга мөмкин, дип исәпли. Өстәвенә үзебезнең токымлы хуҗалыгыбыз бар. Әмма мал сатып алырга да акча кирәк шул, «Алга» исә токымлы малларын акча түли алганнарга гына сата. Мәсәлән, быел алгалылар ресубликадан читтән килүчеләргә 70 баш мал саткан, бу хуҗалыкка, бөтен токымлы яшь малларын үз көтүләрен яңартуга тотып бетергәнлектән, былтыр алалмаган субсидиясен алырга хокук бирә.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш бухгалтеры Миләүшә Бәхтиева хуҗалыкларның финанс хәле турында сөйләде. Беренче кварталда бөтен авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 90 млн сум керем алынган, бу 2018 елдагыдан 15 млн сумга азрак. «Карман балыкчылык хуҗалыгы» тулаем 10 млн сумга азрак акча эшләгән. Хуҗалыклардан «Алга» гына былтыргыдан күбрәк керем алган.
Күмәк хуҗалыкларда хезмәт өчен түләү фонды 18,8 млн сум тәшкил иткән – бу гомум керемнең 23,6%ы. Уртача хезмәт хакы 14847 сум булган, монда инде 8,3%ка арту күзәтелгән.
Салымнар 8,5 млн сум салынган, шуның 8 млн сумы түләнгән, әмма шул ук вакытта үткән чорлардан бурычлылар бар. Мәсәлән, «Кама»ның бурычы 2,5 млн сумга җиткән, «Маяк»ныкы - 2 млн сум.
Чәчү эшләренә хәзерләнергә кредитларны ике хуҗалык кына - Семёнов КФХсы һәм «Раздолье» - алганнар. Берничә хуҗалыкка сөт эшкәртүчеләр аванс биргән, калганнар язгы эшләрне үз көчләре белән ерып чыгарга тырыша, инвесторларны җәлеп итә.
Авыл хуҗалыгында әлегә саннар менә шулай бик күңелледән түгелләр. Ярый инде хет күктән алынмаган, күпертелмәгән, дөреслеккә туры килгән саннар бу. Булмаган сыерларны «савудан» һәм булмаган үгезләрне «симертүдән» ни файда. Ә дөреслек, никадәр ачы булмасын, барыбер да яхшырак.
Фото: редакция арихивыннан.