Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
25 апрель 2019, 15:17

Җиңү көненә чәчүне җиңәргә

"Алга" токымчылык заводы" басуларында эш гөрләп бара.

Һәр яз үзенчә килә. Былтыр, яз соңлады, дип зарланып йөргән булсак, быел ул иртә уянды. “Алга” токымчылык заводы”нда ун көн элек басуга төштеләр инде. 1600 гектар басуда дым каплатуны тәмамлап киләләр. Узган җомгада сабан ашлыкла¬рын чәчә башлаганнар. Шулай итеп, авыл хуҗалыгының 2019 елгы мизгеле ничегрәк башланып киткән соң?
Алга басуларында иң сөендергәне шул – кайчан гына барсаң да, анда тормыш кайный. Ә минем өчен яз ул – басуларда трактор гөрелдәве, йөзләре тузанга батудан негрларга охшап торган чәчүчеләрнең канәгать елмаюы һәм хуш исле җир исе. Шөкер, “Алга”га барсаң, рәхәтләнеп тракторын да күзәтәсең, эшчеләр белән дә аралашасың, күкрәк тутырып сулыйсың да.
Эшләр комплекслы алып барылганлыктан, биредә эшләр барган басулар һәркем үз урынын һәм эшен белгән кырмыска оясын хәтерләтә. Менә Иске Бура янындагы басуда да Яков Биктубаев, Наил Шәймарданов һәм Владимир Исаев җитәкчелегендә дым каплату буенча берьюлы өч агрегат эшли. Ямьле инде, малай!
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 17нче санында укыгыз.
Читайте нас: