Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
26 апрель 2019, 14:37

Малларга да табиб кирәк

27 апрель - Халыкара ветеринарлар көне.

Шушы көннәрдә иң игелеклеләрдән саналган һөнәр ияләре – ветеринарлар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Бу өлкәдә эшләүче профессионаллар хайваннарны төрле чирләрдән дәвалап кына калмыйлар, ә халыкны хайваннардан кешегә йога торган авырулардан саклау буенча да эш алып баралар. Сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү дә алар компетенциясендә.


Бәйрәм алдыннан бу һөнәрнең үз вакытында нәрсә белән җәлеп итүе, бүгенге хезмәт көннәре хакында Яңа Нугай ветеринария участогы мөдире мал табибы Риза Зарипов белән сөйләшәбез.


Тумышы белән Риза Нургали улы Ишембай районының Көзән авылыннан булып чыкты – безнең якларга ул 1990 еллар башында укыганнан соң юллама буенча килеп чыккан.


- 1980-1983 елларда мин Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумында укыдым, аннары ике ел армиядә хезмәт иттем. Аннары әтием кушуы буенча Аграр университетка кердем. “Яхшы белгеч булыр өчен техникум белеме генә җитми, алга таба укырга кирәк, без булышырбыз”, - диде ул. Булышучы булгач, укуы авыр булмады ул. Укып бетергәч, Краснокама районының “Красный партизан” колхозына баш ветеринария табибы итеп эшкә җибәрделәр. Мин монда тиешле өч елымны эшләргә дип килдем. Әмма вакыт узгач, колхоз рәисе Вил Гыйндуллин калырга күндерде, - дип искә ала Риза Нургалиевич.


Менә шулай итеп өч елга килгән кеше районда 30 елдан артык яшәп һәм эшләп ята. Бу вакыт эчендә ул Можар авылында йорт салган, ә 1997 елдан алып Яңа Нугай ветеринария участогының мөдире булып тора. Әмма иң мөһиме – шушы еллар дәвамында ул абзыйсы үрнәге буенча нәкъ бу һөнәрне сайлавына һәм безнең районда төпләнгәненә бер тапкыр да үкенмәгән.


- Абзыем гомере буе мал табибы булып эшләде, ә мин буш вакытымда гел аңа ияреп йөрдем – хайваннарны дәвалавын, төрле процедуралар ясавын карап тора идем. Һөнәренең нечкәлекләренә ул мине дә өйрәтте, сигезенче сыйныфта укыганда мин аңа җитди эшләрендә ярдәмләшә идем инде. Әтиемнең мине укытучы итеп күрәсе килсә дә, мәктәптән соң кем булачагым турында уйлап та тормадым – мин ветеринарияне сайлаган идем инде. Абзыебызга ияреп, олы абыем да ветеринар булды, әмма әтиемнең теләге дә чынга ашты – туганнарым арасында укытучылар да бар, - дип сөйли Риза Зарипов.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 17нче санында укыгыз.
Читайте нас: