Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
30 апрель 2019, 13:30

“Мир” хуҗалыгында басуларны чәчүгә хәзерләүне тәмамлыйлар

Тик, басуларны хәзерләп бетереп килүләренә карамастан, “Мир”да чәчүне башларга ашыгып бармыйлар әле.

“Мир” кооперативында сабан ашлыгын чәчәргә дип калдырылган басуларны сөрәләр. Әлеге вакытта җирне тәлинкәле тырма белән эшкәртүдә ике К-700 тракторы эшлиләр. Моңа кадәр мирлылар күпьеллык үләннәрне тырмалаганнар.
Күпьеллык үләннәрне тырматуда Владимир Петров аеруча тырышып эшләгән һәм бу эшләр тәмамлангач аны ашлык чәчәсе басуларны тырмаларга җәлеп иткәннәр.
Ә инде К-700 тракторының икенчесен без басуларның берсендә бик тиз табабыз – болай да ачык сара төстәге техниканы бер көтү кошлар “озатып йөри”.
- Күрәсезме, эшләве ничек күңелле, үз җырчыларым бар, - дип шаярта механизатор Георгий Александров. – Ә чынында быел чәчү катлаулырак бара, җирне эшкәртү бик җиҗелдән түгел. Кар да иртә эреп бетте шикелле, көннәр дә аяз торды, әмма җит тигез кипмәгән – кайдадыр тузан очып утыра, ә кайдадыр туфрак дымлы, - дип сөйли Георгий Изибаевич. Ә аның чагыштырырлык тәҗрибәсе бар – бу тракторда ул 10 елдан артыграк эшли, дискаторын да шул гомер “сөйрәп йөри”.
Шушы тәҗрибәсе дисклауны уңышлы башкарырга булыша да инде аңа. Ә инде кышын яхшылап хәзерләнгән техникада эшләве күңелле дә, ышанычлы да.
- Техниканы үзем төзәттем, үзем шунда эшләгәч, кайсы детальләрен аыштырырга, нинди “шакылдауларына” аеруча игътибар итәргә кирәклеген яхшы беләм. Бездә бөтен механизаторлар да техникаларын үзләре төзәтәләр. Техниканы ничек хәзерлисең, шулай эшлисең булып чыга бит инде, - ди Георгий Александров.
Ә басуларда эш төн җиткәнче дәвам итә, кояш баегач, өйләребезгә таралышабыз, дип уртаклаша механизатор. Шунысы да бар, эшчеләргә кайнар аш ашату оештырылган – басуга төшке һәм кичке ашларны алып киләләр.
Әмма механизаторлар ашауга гына бүленми шул кайчак – вакыт-вакыт техникасы да ватылып китә. Туфрак эшкәртүгә җәлеп ителгән икенче бер техниканы нәкъ шул “көйсезләнгән” чагында барып күрдек.
- Зыян юк алай, хәзер төзәтәбез аны. Әнә ярдәм итүче дә килеп җитте, - ди механизатор Алексей Шәйдуллин махсус техникада килгән Альбин Шәймәрдановка ишарәләп.
Гомумән, техника һәм агрегатларның урында ватылуларын төзәтү хуҗалыкта яхшы оештырылган – моның өчен басуга кирәкле бөтен җайланманы төяп махсус техника килә, хәтта эретеп ябыштыру эшләрен башкару мөмкинлеге дә каралган. Шунлыктан техника озакка тукталып тормый, белгечләр аны бик тиз сафка бастыра.
Тик, басуларны хәзерләп бетереп килүләренә карамастан, “Мир”да чәчүне башларга ашыгып бармыйлар әле.
- Җиребез өлгереп җитмәгән, әле генә чәчү тирәнлегендә туфракның температурасын үлчәдем - +1 градус күрсәтә, бу түбән температура. Чәчә башлар өчен туфракның ким дигәндә +3 +4 градуска кадәр җылынуын көтәргә кирәк. Шуңа күрә ашыкмыйбыз да, - дип аңлата хуҗалыкның баш агрономы Павел Иштубаев.
Шушы көннәрдә күзәтелгән салкыннарны үткәргәч, җир җылынса атна азагында чәчүгә төшәргә ниятлиләр. Бу эш, агроном әйтүенчә, озакка сузылырга тиеш түгел, чөнки басуларны әзерләп бетереп киләләр, механизаторлар чәчкечләрне басуга чыгарырга хәзерлиләр. Ә инде ягулык-майлау материаллары, орлык җитәрлек хәстәрләнгән, димәк, чәчү эшләре вакытында тәмамланачак.
Читайте нас: