Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
17 Май 2019, 14:57

Тәҗрибәгә таяналар

Районда басу эшләренең күбесе тәмамланган.

Район хуҗалыкларында чәчү эшләре дәвам итә. Хуҗалыкларның күбесе планлаштырылган мәйданнарының күп өлешенә чәчкәннәр дә инде – май башында ук көннәрнең аяз һәм җылы булуы, орлыкларның, ягулык-майлау материаллары һәм техниканың җитәрлек булуы эшләрне яхшы темпларда алып барырга мөмкинлек бирә. Шундый хуҗалыклар рәтендә «Мир» һәм «Раздолье» да бар.
«Мир» хуҗалыгы басуларында бүгенге көндә җирләрне эшкәртү тәмамланып килә, аның артыннан чәчү эшләре бара – ике техника культивацияләүгә җәлеп ителгән, өч агрегат чәчүдә мәшгуль, шул исәптән «Агратор» чәчү комплексы да. Әлегә барлыгы 500 гектар мәйданда чәчелгән.
- Безнең хуҗалыкта сабан ашлыгы 1000 гектардан артык мәйданда чәчеләчәк: 150 гектарда – борчак, 200 гектарда – вика белән солы катнашмасы, 750 гектарга якын – бодай. Борчакны без бодай белән катыштырып чәчәбез – былтыр да шулай эшләдек, чөнки чәчәргә солы булмады, һәм аны бодай белән алыштырдык. Әмма андый катнашма белән эшләве кыен: урып-җыю вакытын төгәл билгеләргә кирәк, чөнки борчак бодайга караганда иртәрәк өлгерә. Ә безнең бурыч – ике культураның да уңышын җыеп алу. Былтыр мондый катнашмадан яхшы гына уңыш алдык, быел да шулай булыр дип ышанабыз, - дип чөйли хуҗалыкның баш агрономы Павел Иштубаев.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 20нче санында укыгыз.
Читайте нас: