Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
31 Май 2019, 17:45

Берьюлы ике эш башкаралар

«Восход» хуҗалыгы беренчеләрдән булып бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады.

«Восход» хуҗалыгы беренчеләрдән булып бөртекле культураларны чәчүне тәмамлады. Тик биредә чүп үләннәрен бетермичә мул уңышка исәп тотып булмаячагын яхшы аңлыйлар – шуңа да көннәр утыру белән химик утауга төштеләр.
Өстәвенә быел утауны чәчүлекләрне тукландыру белән бергә алып барырга булганнар. Әлбәттә, һәр культура өчен гербицидлар һәм ашламаларның үз катнашмасы әзерләнә һәм басуда аны сиптергечкә салалар. Башка елларда бу эшне башкарыр өчен биредә читтән техника җәлеп иткәннәр, ә быел сиптергечне үзләре сатып алганнар.
- Сиптергеч 57 мең сумга төште. Аның каравы хуҗалык өчен экономия, техника да үзебезнеке, үзебезнең кеше эшли. Ашламалар һәм гербицидлар алырга 450 мең сум китте, үзебезнең ашлама да бар иде бераз. Бүгенгә 400 гектар уҗым арышын, 100 гектар арпаны эшкәрттек, 200 гектар бодайның 150 гектары калды, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Илнур Ахунов.
Сиптергеч белән тәҗрибәле механизатор Мөзәмир Ильясов эшли.
- Моның белән беренче тапкыр эшләвем. Авырлыгы юк алай, җилнең юнәлешен карыйсың да, һәм алга. Көненә техниканы ике тапкыр заправкалыйбыз – эш көне азагына гербицидлар һәм ашламалар катнашмасының бу күләме тулысынча бетә, - ди Мөзәмир Ильясов.
Шулай итеп, «Восход»та берьюлы ике эш башкаралар – чүп үләннәрен үтерәләр һәм чәчүлекләрне тукландыралар.
Читайте нас: