Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
6 июнь 2019, 19:10

"Восход" яшәргә планлаштыра

«Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә көненә якынча 16 центнер сөт савып алалар.

«Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә көненә якынча 16 центнер сөт савып алалар. Күп сөт алыр өчен хуҗалыкта яхшы шартлар тудырылган, салкын һәм җылы су бар, сөтүткәргеч эшли. Ягъни савымчыларның эше күпкә җиңеләйтелгән, шуңа күрә сыер саву алар өчен чагыштырмача тиз процесс – сыерларны утарга кертеп, саву аппаратына «тоташтырып» өлгер генә - калганы техника эше.
Без җәйге лагерьга кичке савымга килгәндә сыерларны бары өч кенә савымчы сава иде.
- Безнең җәйге лагерьда 200 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән, 150 савым сыеры. Эш тулысынча автоматлаштырылган булганга күрә, аларны саварга Чулпан Галимҗанова, Зарема Ямилова һәм Айгөл Ямилова өчесе генә дә өлгерә. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бер савымчыга бик зур эш күләме төшә, аның өчен күп көч һәм түземлек кирәк – аларның һәрберсенә иллешәр сыер саварга туры килә. Өстәвенә, савымның артуы шул исәптән аларның тәҗрибәсеннән дә тора. Без малларны җәйге лагерьга 3нче майда күчердек, көтүлектә йөртә башлау белән савым артып китте - бүгенге көндә яхшы гына сөт алабыз, - ди ферма мөдире Мәгъфурҗан Галимҗанов.
Савымны арттырыр өчен, фермада иртән һәм кич савым вакытында өчәр килограмм фураж бирәләр. Ә төп азыкны маллар, әлбәттә, иртәдән кичкә кадәр йөргән көтүлекләрдә ала. Биредә көтүне Лена Рәхмәтуллина, Фирдәвис Гыйздатов, Рәис Исламов, Владислав Мальцев көтәләр – алар көн аралаш эшли. Без килгән көнне Лена Рәхмәтуллина белән Фирдәвис Гыйздатовның сменасы иде. Алар көтүне кичке савымны кайтарып, ярдәмчеләрен – атларын - җибәргәннәр.
- Көне буе алҗыйсың инде, әлбәттә, көне дә бит аның бүгенге кебек һәрвакытта да җылы һәм кояшлы булмый. Ярый әле ат бар, ансыз берничек тә булмый, ул минем төп ярдәмчем, - ди Фирдәвис абый.
Зур тырышлык белән табылган сөт суыткычка җыела – аның күләме ике тоннадан артык. Кичтән һәм икенче көнне иртә белән савылган сөт анда нәкъ сатып алучы килүенә тиешле температурага кадәр суытыла. Лагерьда савылган 1600 килограмм сөтнең 1400 килограммнан күбесен Илеш сөт заводына саталар.
- Бүген сөтне килограммын 20 сум белән сатабыз. Бу яктан хәлләр, былтыргы килограммын 15 сум белән сатканга караганда, бераз яхшырак. Савымнар да быел югарырак – былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 300 килограммга күбрәк: сатып алган токымлы маллар үзенең нәтиҗәсен бирә башлады. Бозауларга җыенган сыерлар да бар, алар бозаулау белән дә савым бераз артыр әле. Гомумән, сөткә зур өметләр баглыйбыз, чөнки нәкъ аны сатудан кергән «тере» акча хуҗалыкка агымдагы чыгымнарны каплатырга ярдәм итә, шул исәптән, запас частьлар һәм ягулык-майлау материаллары сатып аларга да, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Илнур Ахунов.
Ә алда чыгымнар байтак булачак әле – тиздән мал азыгын хәзерләү башланачак.
Читайте нас: