Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
9 июль 2019, 15:38

Яңгырлар комачаулый

Быелгы мал азыгы хәзерләү кампаниясе район аграрийлары өчен катлаулы бара – даими яуган яңгырлар аркасында эш әледән-әле тукталып тора.

Быелгы мал азыгы хәзерләү кампаниясе район аграрийлары өчен катлаулы бара – даими яуган яңгырлар аркасында эш әледән-әле тукталып тора. Салкын яңгырлы көннәр үләннәргә дә “котырып” үсәргә ирек бирмәгән. Шулай булуга карамастан, зарялылар планлаштырылган азык күләмен хәзерләргә ниятли.
Моңа ирешер өчен, эшне алар килеп туган хәлдән чыгып коралар.
- Мал азыгы хәзерләүгә койма яңгырлар башланганчы төштек – шул чагында 200ләп печән төргәге хәзерләп өлгердек. Аннары башланган яңгырлар эшне өч атнага диярлек туктатып тордылар. Шулай итеп, график буенча эшләрнең байтагы тәмамланырга тиеш, ә без тиешле күләмдә печәнне хәзерли алмадык әле, ә аны безгә 1800 тонна чабып алырга кирәк. Сенажга төшмәдек тә әле. Әмма һава торышы көйләнү белән өч берәмлек техник үләннәрне чаба башладылар. Хәзер, югалткан вакытны куып тотар өчен, иртә таңнан алып төнгә кадәр эшлибез, - дип сөйли “Заря” хуҗалыгының баш инженеры Виктор Газизов.
Без килгәндә хуҗалыкта 160 гектар мәйданда козлятник үләнен чабу белән мәшгуль иделәр. Белгечләр әйтүенчә, тиз үсү нәтиҗәсендә бу үләнне өч тапкыр чабып алырга мөмкин, ләкин безнең хуҗалыкларда аны ике тапкыр чабып алырга өлгерәләр, безгә анысы да җитә. Ләкин быел аның беренче чабымы сөендерми - урыны белән үлән бөтенләй сирәк төшкән. Механизаторлар Валерий Исаев, Виктор Иванов һәм Олег Апаев та шуны ассызыкладылар.
- Быел үлән былтыргыга караганда сирәк төшкән – салкын һава нәтиҗәсе бу. Әмма безгә хәзер яңгырларның туктавы һәм эшне дәвам итә алуыбыз шарт. Көн коры торса, эшләр гөрләп бара - без өчәүләп чабабыз, аннары кипкән печәнне үзебез үк җыеп та алабыз. Моңарчы эшләгән болында печәнне бик тиз җыеп алдык. Алга таба да шулай дәвам итәрбез, дип ышанам. Шөкер, техника да сынатмый, - дип сөйли Валерий Исаев.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 28нче санында укыгыз.
Читайте нас: