Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
11 июль 2019, 18:44

Иң яхшы савучыны билгеләделәр

«Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында машина белән сыер саву операторларының район конкурсы узды.

Шушы көннәрдә «Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында машина белән сыер саву операторларының район конкурсы булып үтте. Бирегә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә, һөнәре буенча иң яхшысы исеме өчен көрәшергә районның алты хуҗалыгыннан машина белән сыер саву операторлары килеп җыелды.
Ярышларны оештыручылар конкурсантларга нинди этаплар үтәргә кирәк булачагын һәм аларның һәрберсендә ничә балл җыярга мөмкин булуын аңлаткач, конкурс башланды. Алар сорауларга җавап биреп, теоретик белемнәрен сынадылар, саву аппаратларын вакытка сүтеп җыйдылар һәм сыер саву осталыгын күрсәттеләр.
Конкурсның барлык этапларын да үткәннән соң жюри әгъзалары үз эшен башлады – аларга районның алты хуҗалыгы тәкъдим иткән конкурсантлар арасыннан һөнәр остасын, конкурс дулкынлануын җиңә алып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы савучыны билгеләргә кирәк иде.
Нәтиҗәдә беренче урынга «Заря» хуҗалыгыннан Алевтина Николаева лаек булды.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: