Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
16 июль 2019, 16:45

Яшел сусыл яфрак – витамин чыганагы

Мал азыгы хәзерләү айлыгы бара.

Районда җәмәгать малы өчен мал азыгы хәзерләү айлыгы дәвам итә. Район хакимияте башлыгы карарына ярашлы, айлык чорында чәчелгән һәм табигый печәнне тулысынча чабып бетерергә, яфраказык әзерләүне тәмамларга кирәк.


Яфраказык әзерләү буенча хуҗалыкларга традиция буенча район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары да ярдәм итә. Хуҗалыклар яфраказык һәм дару үләннәре әзерләүгә зур игътибар бирә, чөнки алар малларның организмын витаминнар һәм туклыклы матдәләр белән тулыландыра. Шуңа күрә яфраказык һәм дару үләннәрен хәзерләү буенча план да зур куелган – гомумән район хуҗалыкларына аларны 8 мең данә әзерләргә кирәк.


Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы бүлеге аяз көнгә туры китереп яфраказык әзерләү планын үтәү өчен «Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барды. Хезмәткәрләрне мал азыгы хәзерләү урынына хуҗалык эшчеләре һәм техника озатып килде.


Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18 июльдә чыгачак 29нчы санында укыгыз.
Читайте нас: