Быел җәйнең яңгырлы булуы аграрийларга эш алып барырга комачаулый. Шулай булуга карамастан, мөмкинлек булган саен техника басуларга чыга. Бүген район хуҗалыкларында техник, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүлекләрен карау, печән һәм сенаж хәзерләү, парларны эшкәртү бара.
Бөртекле культураларны - 13,5 мең гектарда һәм техник культураларны 1065 гектарда химик утау тәмамланды. Чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү белән бергә 3 мең гертар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар корткычларга һәм чирләргә каршы эшкәртелгән. Моннан тыш, химик утаудан тыш, бертекле һәм техник культураларга сыер минераль ашламалар һәм биоашламалар сипкәннәр. Бу максаттан 3 тоннадан артык препарат кулланылган. Дөрес, химик утау вакытында яңгырлар яву сәбәпле, басуларның барысын да эшкәртеп булмаган, шуңа күрә аларны тиз генә чүп баса. Эшкәртелгән басуларда да яңгырлар эшкәртү сыйфатын начарайткан. Кукуруз чәчүлеген ничектер саклар өчен, чүп үләннәре үскән саен яки туфрак өстендә каты катлам хасил барлыкка килгән саен хуҗалыклар рәт араларын эшкәртә.
Хуҗалыклар мал азыгы хәзерләүгә дә күп көч сала. Алар алдына кышкылыкка 16 мең тонна печән һәм 40 мең тонна сенаж хәзерләү бупычы куелган.
Мал азыгы хәзерләү өчен хуҗалыкларда тиешле техника бар. Мәсәлән, сенаж әзерләүгә 12 мал азыгы җыю комбайны җәлеп ителәчәк. 32 чапкыч (шуларның икесе – үзйөрешле), 21 әйләндергеч, 14 ургыч, 33 пресс-кыскыч печән әзерләүдә мәшгуль. Печәнне төргәкләрдә, сенаж һәм силосны саклау урыннарына ташыр өчен 78 трактор тагылмасы бар. Барлык техника да көйле.
Эшләрне һава торышы гына тоткарлый. Шуңа күрә бүгенгә 11,3 мең күпьеллык һәм берьеллык үләннең 3 мең гектары печәнгә һәм сенажга чабылган. 6,9 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән.
Моннан тыш, яңгырларның күпләп явуы, туфракның артык дымлы булуы, һәм җылы җитмәве нәтиҗәсендә культуралар үсеше буенча уртача күпьеллык күрсәткечләрдән калыша. Шуңа күрә мал азыгын тиешле күләмдә әзерләр өчен быел печәнгә мәйдан былтыргыга караганда күбрәк бүленгән.