Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
22 июль 2019, 14:56

«Алга» токымчылык заводы»нда сенаж салалар

Районда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Шөкер, һава торышы аграрийларга эшләргә мөмкинлек бирә.

Даими яуган яңгырлар аркасында эшләр тукталып тору сәбәпле, хуҗалыкларның күбесе бүген көчәйтелгән режимда эшли. «Алга» токымчылык заводы»нда да аяз көннәрнең һәр минутыннан файдаланып калырга тырышалар.
Без килгәндә Куян авылы янындагы басу гөрләп тора – монда биштән артык техника арышны сенажга җыя иде. Комбайн штурвалы артында Вадим Байдимиров, ә мал азыгын ташуга җәлеп ителгән КамАЗлар бер-бер арты кузовларын сенаж белән тутырып аны ферма территориясенә ташыйлар.
- Яңгырлар аркасында сенажны башка еллар белән чагыштырганда соңрак сала башладык. Һава торышы сенаж хәзерләү тәртибен дә үзгәртергә мәҗбүр итте. Бүген, мәсәлән, 100 гектар арышны сенажга урабыз – гадәти сенаждан туклыклыгы белән аерылып торган ашлык сенажы салабыз, димәк, ул савымнарның артуына булышлык итәчәк.
Арышны турыга җыябыз. Ә инде сенажга салыначак культураларның дымлылыгын көйләр өчен турыга һәм аерым уру ысулларын чиратлаштырабыз: бер көнне ашлыкны егабыз һәм бераз кипкәнен көтәбез, аннары җыеп алабыз, икенче көнне чабылган масса турыдан-туры сенажга китә, - дип сөйли хуҗалыкның азык җитештерү буенча урынбасары Вениамин Илинбаев.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 25 июльдә чыгачак санында укырсыз.
Читайте нас: