Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
25 июль 2019, 13:32

Малларны кышлатуны бүгеннән кайгырталар

«Алга»да маллар өчен ангар төзиләр.

Мал азыгы хәзерләү белән беррәттән хуҗалыклар терлек биналарын ремонтлауны башларга әзерләнәләр – сыерлар җәйге лагерьлардан кайтканчы өлгерергә кирәк.
Ә менә «Алга» токымчылык заводында малларга тиешле квадрат метрларны арттырырга булганнар – Кирәмәт фермасында сыерларга ангар төзиләр.
Беренчедән, малларны карау шартлары Редькино фермасында үзгәрәчәк – быел кыш анда савылмаган сыерларны гына асрарга ниятлиләр. Сөтүткәргече булмаган бердәнбер фермада эшне шулай җиңеләйтергә булган хуҗалык белгечләре.
Ә менә савым сыерлары Кирәмәт фермасына күчәчәк.
Моннан тыш, Кирәмәт фермасы территориясендә ангар төзи башлаганнар - 1,5 мең квадрат метрлы урында сөт ташлаган сыерларны асраячаклар.
Читайте нас: