Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
30 июль 2019, 15:21

Хәзер бездә Герефордлар үлән уртлап йөри

Р.Морзабаев КФХсында безнең район өчен ят булган сыер асрыйлар.

Республикада крестьян-фермер хуҗалыкларына булышлык итүгә юнәлтелгән максатлы программалар эшли. 2017 елда «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» республика программасында фермер Рәис Морзабаев катнашты. Бүген аның хуҗалыгында шушы программа буенче бүленгән акчага сатып алынган Герефорд токымлы сыерлар асрала.
Рәис Тимерҗановичның терлекчелектә эш тәҗрибәсе зур – ул озак елллар район хуҗалыкларының берсендә зоотехник булып эшләгән. Ә 2014 елда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә – шул рәвешле белем һәм һөнәри күнекмәләрен кулланып карарга була. Шулай ук гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән хатыны да, улы да аның идеясен хуплыйлар гына. Шулай итеп Морзабаевлар ит терлекчелеген үстерү белән шөгыльләнергә карар итә, ә моның өчен ит бирә торган маллар сатып алырга кирәк була. Шуңа да бергәләп «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашырга булалар, бергәләп документлар әзерлиләр, алган грантка Герефорд токымлы маллар юнәтергә килешәләр.
Дөрес, программага керер өчен Морзабаевларга тырышырга туры килә, чөнки 40 процент үз акчаңнан өлеш чыгарырга кирәк. Аннары отчетлары да катгый – грант алганнан соң биш ел буе эшнең ничек баруын, хуҗалыкның ни рәвешле үсүен күрсәтергә кирәк. Аның каравы узган елның көзендә Герефорд токымлы 30 башмак тана һәм пресс-җыйгыч сатып алганнар.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 1 августта чыгачак 31нче санында укыгыз.
Читайте нас: