Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
30 июль 2019, 14:14

«Раздолье» кооперативында сенаж салалар һәм ферма ремонтыйлар

Районда мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә.

Районда мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенгә планлаштырылган мал азыгының яртысыннан күбрәге хәзерләнгән. Малларга азык хәстәрләү белән беррәттән хуҗалыкларда фермаларны малларны кышлатуга да әзерлиләр. «Раздолье» авыл хуҗалыгы кооперативы бүген нәкъ шундый мәшәкатьләр белән яши.
Без килгәндә хуҗалык басуларының берсендә яшел массаны сенажга җыялар иде. Быел малларга азык хәзерләүгә яңгырлар аяк чала, шуңа да алар туктап торган арада авыл эшчәннәре басуларда иртән таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшли. Мал азыгы җыю комбайнында эшләүче тәҗрибәле механизатор Александр Беляев, шулай иткәндә дә генә югалган вакытны куып тотып булачак, дип белдерә.
- Сенажны күптән түгел генә сала башладык, ә аны җитәрлек күләмдә әзерләргә кирәк барыбер. Еш яуган яңгырлар аркасында басуга чыгалмадык. Дөрес, эшсез тормадык – ашлык җыю комбайнын эшкә әзерләдек, чөнки ашлыкка төшәргә дә вакыт җитеп килә. Ә сенажга башта люцерна, катнашма чаптым. Бүген тукранбаш чабам – үләне куе, массасы яхшы аның, - дип сөйли механизатор.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 1 августта чыгачак 31нче санында укыгыз.
Читайте нас: