Кама таңнары
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
1 август 2019, 12:38

Яңа уңышны барлап

"Алга"да уракка төштеләр.

«Алга» токымчылык заводы» авыл хужалыгы җитештерү кооперативында уракка төштеләр.
Өч комбайн уҗым бодаен ура. 850 гектардагы уҗым культураларының 200 гектарын, быел масса аз булганлыктан, сенажга урып салалар.
«Игеннәр юешрәк, шулай да тәвәкәлләдек - август бит инде! Малларга ашатырга фураж да бетте», - ди хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин. Ашлыкны елдагыча аерым ысул белән, ягъни егып суктыралар.
Чабуда механизатор Василий Шараев, суктыруда комбайнчылар Юрий Айдимиров, Иван Байрашев, Виталий Ирдуганов эшлиләр. Газизҗан Мирзаһитов ашлыкны ындыр табагына ташып тора.
Шулай итеп, бисмиллаһ белән яңа уңышны җыярга тотындык.
Читайте нас: