Хәтеремдә, берничә ел элек район хуҗалыкларының берсенә чыккач, җитәкчесе балтырган дип аталган үсемлек белән “таныштырган” иде. “Элек, өстән кушкач, чәчә башлаган идек без аны, малларга азык итеп хәзерләдек һәм үз башыбызга “ияләштердек” булып чыга. Бер-ике ел җәфалангач, без аны азыкка хәзерләүдән туктадык, әмма хәзер аннан берничек тә котыла алмыйбыз. Ә бит балтырган куркыныч үсемлек”, - дип зарланды ул.
Бик аптыраган идем мин ул чакта, чөнки балачакта барыбыз да шул балтырганның көпшәсен уенчык иттек: сызгырттык та, борчак та аттырдык. Бернинди зыяны да тигәне булмады үзебезгә. Ләкин безне, кем әйтмешли, Ходай саклаган булган, чөнки без гади балтырган белән “эш иткәнбез”. Ул, 1,5-2 метрлы үсемлек, бөтен Европа буенча үсә һәм карап торуга балтырганның куркыныч төренә нык охшаган. Ләкин аларны бутасаң, тән пешүләре алуың бик мәслихәт икән.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хаҗетдинов әйтүенчә, Сосновский балтырганы бүленеп чыккан суты белән куркыныч –тән тиресенә эләккән очракта ул көчле һәм акрын төзәлә торган химик пешүләргә китерә. Барысы да сут составында тән тиресенең ультрафиолетка сизгерлеген арттыручы эфир майлары булуына бәйле. Шулай итеп, тән тиресе нык пешкән очракта кешене дәваханәгә салу яисә үлем көтүе ихтимал.
Әлеге культураны тикшергәндә районда булган чын вакыйганы да искә: Сосновский балтырганын малларга азык итеп хәзерләгән елларда механизаторларның берсе кузовта яшел массаны таптарга булган һәм нәтиҗәдә тән пешүләре алган, авылга алып кайтканда ул кабарчыкланып беткән булган. Бәхеткә, коткарып калалганнар үзен.
Белгечләр исә, бу үсемлеккә кагылудан саклануы гына аз диләр, чөнки аның исе дә, серкәсе дә куркыныч. Беренче карашка бер зарары да булмаган балтырган менә шундый коточкыч үсемлек икән.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 8 августта чыгачак 32нче санында укыгыз.