Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
8 август 2019, 13:20

Печәннәре бар районга җитәрлек

Район хакимияте башлыгы "Восход"та кышлатуга әзерлек барышы белән танышты.

«Восход» җәмгыятенең фермасындагы печән төргәкләрен күреп, болар печәнне бөтен районга җитәрлек әзерләгән ахрысы, дигән уй китте миндә. Ул бигрәк күп, хәтта сыер абзары янына стена итеп өелгән. «Кертергә дә ерак түгел», - дип аңлатты хуҗалык рәисе Илнур Ахунов.
Печәннең күплеге мине хәйран калдырса да, ул маллар санына карап хәзерләнгән - монда малларга, ә бал башы 350, шуларның 250се – савым сыерлары, күпчелек печән ашаталар. Сенажны аз әзерлиләр.
- Мал санын «тотарга» кирәк. Ансыз хуҗалык бернәрсә дә түгел, - диде Рөстәм Мусин.
Җавап итеп Илнур Ахунов моны яхшы аңлавын һәм үзенең дә шул фикердә булуын белдерде.
Малларын лейкоз бетерүе генә кызганыч: «Восход»та 200 сыерны бракка чыгарып ит комбинатына озатканнар. Мал санын көч-хәл белән тергезгәннәр. Бүген фермада 14 центнер сөт савып алалар һәм рәиснең теләге бер генә: уңышны югалтуларсыз җыеп алырга!
- Ә эчтә нәрсә? – дип кызыксынды Рөстәм Маратович, минем кебек үк тирескә батарга әзерләнеп шикелле.
- Фермабыз бер дигән безнең, - дип алып кереп китте безне эчкә Илнур Мулланурович ышанычлы адымнар белән: юкка түгел икән.
Ферма коридорына линолеум җәйгәннәрен күргәнем юк иде әле. Корпуста чиста, коры, якты - 2016 елда ферма «500 ферма» программасы буенча үзгәртеп төзелде һәм, инде сыерлары да калмаган программада катнашучы башка хуҗалыклардан аермалы буларак, үз дәрәҗәсен саклаган восходлыларга мактаулар гына.
Читайте нас: