Кама таңнары
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
22 август 2019, 16:45

Җиң сызганып кыр эшләренә

“Мир” агрофирмасында урып-җыю буенча киңәшмә үтте.

Үткән атнада “Мир” агрофирмасын базасында узган урып-җыюга, туфракны чәчүгә хәзерләүгә һәм уҗым чәчүгә әзерләнү буенча район киңәшмәсенең практик өлеше хуҗалыкның машина-трактор хуҗалыгында башланды. Механизаторлар көзге кыр эшләрен башкаруга төпле хәзерләнгәннәр. Техника хәзерлек сызыгына куелган.
Хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны ике фазалы урып-җыюга әерләнгәннәр. Бу максаттан җиде метр киңлектә ике тезем ургычы әзерләнгән. Хуҗалыкта булган өч “Дон-1500” ашлык уру комбайннары теземнәрне җыярга да, турыга урырга да әзерләр.
Быел, җәй яңгырлы килү сәбәпле, басуларда чүп үләннәре күп, соңгы шытымнар да җитешеп килә. Турыга урганда югалтулар зур булачак, ашлык та кипмәячәк. Ә районда ашлык киптергечләргә кытлык.
Киңәшмәдә катнашучылар аерым уруның өстенлекләрен үз күзләре белән күрде. Моның өчен “Дон-1500” комбайнын брезент җәймәгә куйдылар һәм аның аша чабылган арпаны уздырдылар. Механизаторларга дан: комбайннан югалтулар табылмады, ләкин салам юеш иде, һәм кайбер башакларда суктырылмаган ашлык калган булып чыкты. Ә бу югалтуларга юл дигән сүз. Шуңа да хуҗалыкларның барысына да ике фазалы урып-җыюны максималь кулланырга кушылды.
Быел шулай ук саламны да терлекчелек ихтыяҗларына күпләп әзерләргә киңәш итәләр. Республиканың көньяк районнарында корылык нәтиҗәсендә мал азыгын җитәрлек хәзерли алмаганнар, шунлыктан республика җитәкчелеге аларга булышырга тели. Шулай булгач, саламның кирәге чыгуы бик ихтимал. Ә инде саламны басу буйлап чәчсәң, аны вакларга һәм ике тәүлек эчендә туфракка томаларга кирәк. Бу дымны сакларга һәм туфракны чәчүгә сыйфатлырак әзерләргә булышлык итәчәк.
Туфракны чәчәр алдыннан эшкәртүче агрегат та әзер тора. Уҗым чәчәргә монда күпфункцияле “Агратор-5400М” агрегатын әзерләп куйганнар. Ул югары җитештерүчәнлеккә ия. Бер сезонда тракторчы һәм чәчүче шундый агрегатта 600-700 гектар мәйданда эш башкарырга мөмкин. Берьюлы берничә эшне башкарганлыктан, агрегат бик сакчыл. Аның артыннан туфракны кәтүкләргә дә, тигезләргә дә кирәкми.
Ашлык чистарту комплексы да, хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин әйтүенчә, эшләргә әзер.
Урып-җыю чорында басуларда ут чыгулар еш була, моңа исә һич кенә дә юл куярга ярамый. Моның өчен гелән кул астында янгын сүндерү машинасы тоту зарур. Мүзәк авыл биләмәсенә күптән түгел янгын сүндерү машинасы тапшырылган, һәм урак чорында аны басуларга чыгарачаклар.
Ә махсус машина булмаган хуҗалыкларда сулы сыешлыклар һәм, бер басуны икенчесеннән аерыр өчен, сабанлы трактор тотарга кирәк.
Урып-җыю техникасын басуда техник хезмәтләндерү звеносы да әзер. Мондый төркемнең һәр хуҗалыкта булуы мотлак.
Киңәшмәнең теоретик өлеше Илестанбәт авыл клубында дәвам итте.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 22 августында чыккан 34нче санында укыгыз.
Читайте нас: